|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.03.2020 Шоу-бизнес
Рузилә Хәертдинова егетнең иң батырын “сайлады”. “Ромашка” клибын тулысынча карый аласыз (ВИДЕО)
Автор-башкаручы, продюсер, композитор, "Болгар радиосы", "Татар җыры", "ТМТV" премияләре лауреаты Гүзәлия һәм җырчы Рузилә Хәертдинованың өр-яңа клиплары әзер булды. Ниһаять, клипның тулы версиясе дөнья күрде. Клипны иҗат итүчеләр тамашачыларны бөтенләй көтелмәгән вакыйга чишелеше белән шаккатыра. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, "Ромашка" исемле яңа җырның авторлары - Гүзәлия үзе һәм Айгөл Вәлиуллина (Нуриева). "Һәрвакыттагыча шәп!", "Бик зәвыклы клип. Татар эстрадасы өчен бу бик сирәк күренеш", "Ахыры ничек бетә инде? Беләсе килә бит!" дип видео астына тамашачылар комментарийлар язган иде. Халык үзенчәлекле клип героинясенең кем булуын, ахырдан кайсы ир-атны сайлаячагын фаразлап, кызу бәхәс куерткан иде.
--- |
Иң күп укылган
|