|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.03.2020 Мәдәният
ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Без булдырабыз!" фестивале – сезнең шәһәрдә2020 елда ТАССР оешуның 100 еллыгы уңаеннан әзерләнә торган масштаблы чараларның берсе - Россиянең эре шәһәрләрендә куелачак "Без булдырабыз" дип исемләнгән юбилей концертлары. Биредә дөньяның төрле ноктасыннан килгән танылган җырчылар, биючеләр, музыкантлар чыгыш ясаячак. Концертта катнашалар: Салават Фәтхетдинов, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Ренат Ибраһимов, Динә Гарипова, Эльмира Кәлимуллина, Алсу Әбелханова, Гөлнара Гатина, Марсель Вәгыйзов, Эльза Исламова, Артур Исламов, Чулпан Юсупова, Айдар Сөләйманов, Карина Җиһаншина, Алинә Кәримова, Илнар Миранов, Наил Сәгъдиев, Рөстәм Рахматуллин, Рәсим Фәсыйхов, Алексей Тихомиров, Алинә Шәрипҗанова, Айнур Моратов, Булат Хисмәтов һәм башкалар. ⠀ Шулай ук "Казан нуры" халык уен кораллары оркестры, "Дорога из города" бию театры, Татарстан республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячак. Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев тарафыннан әйтелгән "Без булдырабыз!" сүзләре татар халкының туган илгә мәхәббәт, чыдамлык, хезмәт сөючәнлек, авырлыкларны җиңеп чыгу һәм зур мәсьәләләрне киңәшләшеп чишү кебек асыл сыйфатларын гәүдәләндерә.
"Без булдырабыз" юбилей концертлары татар халкы гына түгел, ә бөтен дөнья горурлана торган сәнгать осталарын берләштерәчәк. Юбилей концертларына старт 18 апрель Мәскәүнең Дәүләт Кремль Сарае сәхнәсендә биреләчәк. Проект 30 апрельдә Казанның Пирамида залында узачак зур концерт белән тәмамланачак.
Ә аңа кадәр ике атна дәвамында чыгышлар Екатеринбург, Чиләбе, Уфа, Пенза, Төмән, Оренбург, Чаллы, Ульяновск шәһәрләренең зур залларында үтәчәк:
19 апрель- Пенза, Ломоносов исемендәге Библиотека
21 апрель - Пермь, «Гагарина» Мәдәният йорты
22 апрель - Төмән, «Железнодорожник» Мәдәният йорты
23 апрель - Екатеринбург, Лавров исемендәге концертлар залы
24 апрель - Чиләбе, «Конгресс-Холл»
25 апрель - Уфа, «Яшьләр Сарае»
26 апрель - Оренбург, «Молодёжный» Мәдәният йорты
28 апрель - Яр Чаллы, С.Садыкова исемендәге концертлар залы
29 апрель - Ульяновск, «Губернаторский» Мәдәният йорты
Билетлар Глобэкс сайтында. +7(915)387-82-45; +7(903)973-70-87; +7(916)530-07-44
--- |
Иң күп укылган
|