|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.03.2020 Тарих
Милли музейда балаларга күңелле һәм кызык (ФОТО)Татарстан Милли музеенда бүген, 12нче мартта чүпрәк курчак ясау һәм балчыктан әвәләү мастер-классларын кабатлап үткәрсәләр, 13 мартта 15.00 сәгатьтә исә агач пичәт ярдәмендә тукымага рәсем төшерү дәресе узачак. Рус телендәге “Верховая набойка” дип аталган мастер-класста балаларны борынгы һөнәр белән таныштырачаклар. Мастер-класста рельеф бизәкле, агач пичәт төшерү коралларын өйрәнү, тукымага бизәк төшерү генә түгел, никадәр тәҗрибә, белем тупау мөмкинлеге бар. Үзенең кул эшең нәтиҗәсенә карап сөенүе, аны өйдәгеләргә алып кайтып күрсәтүе - балалар өчен үзе бер бәхет. Балаларның кул эшенә осталыгын үстерү, кул-бармаклар моторикасы эшчәнлегенә уңай тәэсир итү максаты белән үткәрелә торган әлеге дәресләр бик кызыклы һәм нәтиҗәле узганын үз күзләрегез белән күреп кайтыгыз.
Шулай ук Милли музей даими рәвештә мәктәп яшендәге балалар өчен квест-уеннар оештыра. Шуларның берсе урта гасырлар тормышына алып кайтучы «Варяглардан - грекларга» кызыклы экспедиция-сәяхәте. Тарих дәресләренә кызыксыну арттыра торган, уйлап табу, тиз арада эшне хәл итү сәләтен үстерә торган уеннар балалар күңеленә юл табарга, бала белән бергә кызыклы итеп вакыт үткәрергә ярдәм итә.
Мастер-класслар һәм квест-уеннарга алдан шалтыратып язылуыгыз сорала. Телефон номеры: +7(843)292-89-84
"Варяглардан - грекларга" квест-уеныннан күренеш
"Чүпрәк курчак ясау" мастер-классы
--- |
Иң күп укылган
|