|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.03.2020 Шоу-бизнес
Элвин Грей Салават Фәтхетдиновның чираттагы кискен "һөҗүменә" җавап бирдеТатар һәм башкорт эстрадасы йолдызлары Салават Фәтхетдинов һәм Элвин Грей интернет киңлекләрендә мөнәсәбәтләрне ачыклауны дәвам итә. Бу юлы Салават Зәкиевичнең Радикка "баш миен кабызырга" кушуы утка май салды. "Матбугат.ру"да алар арасындагы конфликт турында бер генә тапкыр язмадык: һәм менә өч елдан соң Татарстан һәм Башкортстанның халык артистлары янә мөнәсәбәтләр ачыклый.
"Өлкәннәрне хөрмәт итмичә, ничек шундый чакыру сүзләре ташларга мөмкин? Бу бит бала-чагалык", - дип белдерде күптән түгел биргән интервьюда Салават Фәтхетдинов, Элвин Грейның стадионнар җыеп көч сынашырга тәкъдим итүен искә алып.
Моңарчы дәшми торган Радик бүген, 9 мартта, үзенең инстаграмында җавап постын язды һәм "мэтрның контактка бармавын" үзенчә аңлатты.
"Мин өлкәннәрне - бигрәк тә Салават абый кебек эстрада мэтрларын хөрмәт иттем һәм хөрмәт итәм. Минем баш мием 24Х7гә кабызылган. Хәтта йоклаганда да. Коллегамның "гафу үтенергә өйрәнсен!" дигән сүзләре турында озак уйладым. Минем фикеремчә, кеше нинди дә булса ялгышлык кылган очракта гына гафу үтенергә тиеш дип саныйм", - ди Элвин Грей.
"Матбугат.ру" ачыклаганча, җырчы Салават Фәтхетдиновның нәрсәгә ачуы килүен бик төшенеп бетми. Татарча дөрес җырламыймы, әллә "Уфтанма" һәм "Салкын чәй"композицияләрен җырлаганга күрәме: Радик аңлатканча, бу җырларга хокуклар "законлы нигездә сатып алган".
"Хөрмәтле Салават абый, мин татар эстрадасының ничек оештырылуын яхшы аңлыйм, ул утыз елдан артык шушы кагыйдәләр буенча яши. Тик һәр кагыйдәләрдә искәрмәләр бар! Моны аңларга һәм кабул итәргә кирәк", - дип нәтиҗә ясый Элвин Грей.
--- |
Иң күп укылган
|