|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.03.2020 Шоу-бизнес
Тамак ялгарга кергән җирдән Раяз Фасыйхов көтелмәгән очрашуга тап булган (ФОТО)Раяз Фасыйхов Казанның бер ресторанына тамак ялгарга кергән уңайдан, көтмәгәндә күптәнге дусларын очраткан. “Jukebox” төркеме, акапелла һәм битбокс башкаручы егетләр белән очрашу шатлыгын ул тамашачылары белән инстаграмда да бүлешә. “Көтелмәгән, куанычлы очрашу булды бу. Казан – зур авыл, дип юкка гына әйтмиләр бит. Репетициягә кадәр бер гриль-ресторанга кереп чыгарга булдым. Бер кеше дә юк иде һәм кинәт “Jukebox” егетләре килеп керде. Мин алар белән студент вакыттан бирле аралашам, “Студентлар язы”нда да бергә чыгыш ясаган булды, “Үзгәреш җиле”ндә дә бергә катнаштык. Егетләр бөтен дөнья буенча йөриләр хәзер, текәләр, әмма шул ук вакытта бик гади булып кала беләләр”, - дип сөйләде Раяз Фасыйхов “Матбугат.ру”га.
--- |
Иң күп укылган
|