|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.03.2020 Мәдәният
Альбина Шаһиморатова - "Микрофонсыз концерт"ның махсус кунагы
Рәшит Ваһапов фестивале тарафыннан үткәреләчәк «Микрофонсыз концерт» уникаль проектында махсус чакырылган кунак булып Альбина Шаһиморатова чыгыш ясаячак. Миланның «La Scala», Нью-Йоркның «Metropolitan Opera», Лондон шәһәренең «Covent Garden» Королева опера театрлары солисты, Вена дәүләт опера театры һәм Берлиндагы Немец операсы театры сәхнәләрендә җырлаган опера сандугачы Альбина Шаһиморатова 11 апрельдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында ватандашлары алдында җырлар, дип көтелә. Шулай ук микрофонсыз җырлаучылар концертында Хәмдүнә Тимергалиева, Илһам, Вәлиев, Илүсә Хуҗина, Рөстәм Асаев, Алинә Шәрибҗанова, Артур Исламов, Руслан Сәйфетдинов үзләренең чыгышлары белән сөендерәчәк.
⠀
Билетлар kassir.ru, bileton.ru һәм БКЗ кассаларында!
--- |
Иң күп укылган
|