|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.03.2020 Шоу-бизнес
“Балмай” кавер-төркеме Хәния Фәринең җырын яңартып башкара (ВИДЕО)Бу көннәрдә “Балмай” кавер-төркеменең репетицияләре бара. Әзерлек репетицияләреннән тәкъдим ителгән видеоязмада яшь җырчылар дуэты Хәния Фәрхи репертуарыннан “Үпкәләсәң, әйдә үпкәлә” җырын яңарта. Бер интернет кулланучы әлеге видеоязмага карата “җырны бозгансыз” дип үзенең фикерен белдергән. “Балмай бәйрәм ” продюсерлары исә бу фикергә карата: "Безнең хәзерге мизгелдә эзләнү процессы, репетиция дип әйтик! Ә ахыр чиктә, җиренә җиткереп эшләнелгән продукт сезгә ошар дип ышанабыз!”- дип җавап биргәннәр.
Тиздән кавер-төркем проекты да гамәлгә ашырыла башлаячак. Мәҗлесләрдә яраткан хит җырларыгызны, ретро җырларны ишетеп бергә рәхәтләнеп җырлап утыру мөмкинлеге булачак, дип җиткерде "Матбугат.ру"га балмайлылар.
--- |
Иң күп укылган
|