|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.03.2020 Фаҗига
Әтисе, әнисе, энесе, сеңлесе бер көнне җирләндеӘтисе, әнисе, энесе, сеңлесе бер көнне җирләндеКоми Республикасы трассасында һәлак булган Башкортстан кешеләре Латыйповларны туган яклары - Бакалы районының Корыч авылында җирләделәр. Исегезгә төшерәбез, фаҗига Усинск шәһәре янында булган иде. "Lifan" руле артында гаилә башлыгы була. Күпмедер вакыттан соң ул идарәне югалта һәм автомобиль каршы як полосага чыга, анда КамАЗ бензовозы белән бәрелешә. 46 һәм 47 яшьлек ир белән хатын, шулай ук аларның балалары – 19 яшьлек кыз һәм 15 яшьлек үсмер һәлакәт урынында үлә. Соңрак кызның күптән түгел генә кияүгә чыгуы билгеле булды. Никахтан соң ул туганнары белән бергә әйберләрен алу өчен Усинск шәһәренә юл тота. Гаилә үз вакытында Башкортстаннан күчеп килгән. Һәлак булган ир белән хатынның бары 25 яшьлек улы гына исән калган. Нәкъ менә ул әти-әнисенең, сеңлесенең һәм энесенең туган ягына гәүдәләрен алып кайтуны оештыру белән шөгыльләнгән. Фото: mk.ru
--- |
Иң күп укылган
|