поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.03.2020 Җәмгыять

Лилия Сәләхетдинова: "Йөклелегем хакында көмәнемә ике ай ярым вакытта белдем"

21нче февраль көнне танылган шагыйрә, «Ярдәм» мәчетенең тернәкләндерү үзәге җитәкчесе урынбасары Лилия Сәләхетдинова Инстаграм кулланучыларны гаҗәпкә калдырырлык пост кертте. Ул үзенең йөкле булуы турында хәбәр итте. Бу шатлыклы да, дулкынландыргыч та хәбәрнең бер генә китек ягы бар: балага да, Лилиянең үзенә дә куркыныч янарга мөмкин, ди табиблар.

…Лилия Сәләхетдинова «Безнең гәҗит» коллективы өчен дә, укучыларыбыз өчен дә якын, үз кеше. Аның белән бик күп тапкырлар интервью, шигырьләрен бастырганыбыз булды. Соңгы әңгәмәләребезгә килгәндә, 2018нче елның көзендә Ришат Тимергалиев исемле егеткә кияүгә чыгуы турында язган идек. Әле узган ел гына да, бергә яшәүләренә бер ел тулгач, гаилә тормышы турында сөйләшеп алдык. Лилия белән әңгәмәләр вакытында ятимнәр йортыннан бала алу темасы да күтәрелде. «Әлегә үз фатирыбыз юк бит. Тик киләчәктә малай алып үстерү планыбызда бар», – дигән иде ул. Үзенең бала табасы килүе турында дәшкәне булмады. Быел 6нчы февральдә генә дә Лилия Сәләхетдинова белән «Интертат»та әңгәмә чыккан иде. Андагы сөйләшүнең бер өлешен китерү урынлы булыр:
 
« – Ирегез Ришат бала телиме?

– Әлегә безнең фатирыбыз юк. Әгәр торак булдырсак, мөгаен, балалар йортыннан бала алыр идек. Ни кызганыч, мин аңа сау-сәламәт бала бүләк итә алмам шул. Ул, әлбәттә үзенекен тели. Әмма… Бер авыру өстенә тагын берне алып кайту – ахмаклык булмасмы, дигән сорау бар ич әле… Мин бу ачы хакыйкатьне инде күптән кабул иттем, әмма Ришатка авыр. Кешеләр дә сорап куя: «Бәби алып кайтасызмы әле?» – дип. Нәрсә уйлап шулай дип әйтәләрдер инде?! Сәламәт булмавым билгеле бит…»
 
Тик бу тормышта бар да Аллаһ кулында. Лилия дә көтмәгәндә авырлы булуын белеп алган. Тик менә шатлыклы хисләре генә түгел, икеләнү һәм зур җаваплылык та биргәндер аңа бу хәбәр. Чөнки бала табу Лилиянең сәламәтлегенә генә түгел, гомеренә куркыныч тудыра, дип тапканнар. Шуңа күрә ике атна элек Республика клиник хастаханәсенә килгәч, табиблар аңа йөклелеген өзәргә тәкъдим иткән. Ләкин Лилия баланы калдырырга карар биргән.
 
Мин йөклелегем хакында көмәнемә ике ай ярым вакытта белдем. «Нуриевлар клиникасы»на барып тикшеренгән чакта ачыкланды. Бу хакта белеп алгач, алга таба да тикшеренергә кирәген аңладым. Республика клиник хастаханәсенә килгәч, мине тикшереп тә тормыйча бала табу ярамаганын, баланы төшерергә кирәклеген әйттеләр. Мин аборт ясатудан баш тартып гариза яздым. Табиблар балага миндә булган генетик авыру күчүдән шикләнә. Минем авыруымның балага күчү ихтималлыгы 50 гә 50, – дип сөйләде шагыйрә «Бизнес Онлайн» интернет газетасына.
 
лилияяЛилиядә камил булмаган остеогенез (уалучан сөяк) авыруы. Шуңа күрә аны бәллүр кыз дип тә атыйлар. Кызганыч, табиблар әлеге авыруы сабыена да күчәргә мөмкин булуы турында кисәтә. Табиблар кисәтүенә дә карамастан, Лилия баласын билгеле бер вакытка кадәр карынында йөртергә, соңыннан табып, махсус аппарат эченә урнаштырып, аны җитлектерергә тели.
 
Бу минем бердәнбер шансым. Табиблар миңа: «Башка мөмкинлекләр дә бар бит: суррогат аналар хезмәтеннән кулланырга яки ятимнәр йортыннан бала алырга була», – диләр. Тик ике инвалидтан торган гаиләгә ятимнәр йортыннан беркем дә бала бирмәячәк. (Лилия ире Ришатның да инвалидлыгы булуын «Безнең гәҗит»кә биргән әңгәмәсендә дә телгә алган иде – А.З.). Ә суррогат ана хезмәтеннән файдаланырга безнең матди хәлебез мөмкинлек бирми. Ул бик кыйммәтле, зур акчалар таләп итә торган әйбер. Әгәр Аллаһы Тәгалә безгә шушындый мөмкинлек биргән икән, бу юкка түгел. Ислам динендәге кешеләр буларак, без бу мөмкинлектән файдаланырга тиеш. Чөнки 40 көн узганнан соң, яралгыга җан керә, аны үтерергә ярамый, – ди шагыйрә.
 
Лилия Сәләхетдинова әлегә кадәр бала табуның үзе өчен бик куркыныч булуына ышанып бетми. «Миндә бернинди расланган фактлар да юк. Мин 100 процент куркыныч булуына ышанмыйм. Шуңа күрә консилиум җыеп, республика табиблары мине үз канаты астына алуын теләдем. Ягъни мине тулысынча тикшереп, йөклелек чорымда миңа күз-колак булып торсыннар иде», – диде ул. Узган атнада әлеге уңайдан РКБда табиблар катнашында консилиум да уздырылды. Консилиум нәтиҗәләре буенча Лилия Сәләхетдинова-Тимергалиеваны йөклелекнең барлык куркыныч тудырырга мөмкин булган яклары турында да кисәткәннәр, тик шагыйрә баланы саклап калу ниятеннән чигенмәгәч, ул куйган таләпләрне үтәячәкләрен җиткергәннәр. Табиблар Лилиягә дә, аның сабыеның да гомеренә куркыныч янамасын өчен тырышачак.
 
«Ярдәм» мәчете имамы Илдар Баязитов та бу уңайдан Лилиянең баланы табарга дигән карарын хуплап чыкты. Ул мәчетнең дә үз ягыннан кирәк кадәр бөтен ярдәмне күрсәтәчәген әйтте. «Лилия безнең өчен урамнан килгән кеше түгел. Без аны якларбыз. Кирәк булса, баланы тәрбияләргә, карарга булышырбыз, алга таба да аның янында булырбыз, чөнки «Ярдәм» – ул бер гаилә», – дип белдерде Илдар Баязитов.
 
Лилия Сәләхетдинова Инстаграмында «Безнең өчен догада булыгыз», – дип язган. Шагыйрәгә исән-сау булып сабыен дөньяга китерүен телибез. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын!
 
P.S.
 
Дөньяда бәллүр авыруы булган хатын-кызлар арасында бала табучылар аз түгел. Кыргызстанда яшәүче Гөлмәрьям Алимбай кызы Исхакова ике ел элек дүрт саны да камил булган сабыйны дөньяга китергән. Профессорлар аңа да: «Синең балага узуың – үзе үк могҗиза, тик бу синең өчен бик куркыныч», – дигән булган.
 
Америка Кушма Штатларында яшәүче Стейси Геральд исемле ханым да 2009нчы елда 35 яшьлек чагында өченче баласын тапкан иде. Ул да тумыштан уалучан сөяк авырулы. Ханымның беренче ике баласы сау-сәламәт туган. Өченче баласында гына үзенеке кебек авыру барлыгы ачыкланган.
 
Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит

---
Матбугат.ру
№ --- | 03.03.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»