поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.03.2020 Матбугат

Равил Фәйзуллин: Без көткән бәйрәм шушымы?

«Матбугат.ру»га Татарстанның халык шагыйре Равил ага Фәйзуллин мөрәҗәгать итте. Равил абый фикеренчә, 100 яшьлек тарихы булган «Татарстан яшьләре» газетасының юбилеен тиешенчә билгеләп узмадылар. «115 еллык тарихы булган матбугатыбызда бу газетаның аерым бер абруйлы урыны бар”, - ди ул. Язманы укучыларыбызга үзгәртми тәкъдим итәбез:

Быелгысы елның гыйнвар аенда «Татарстан яшьләре» газетасының (заманында төрле исемнәрдә басылган) чыга башлавына 100 ел тулды. Истә калдырырлык сан. Күпләр бу юбилейны матбугатыбызның, гомумән, мәдәни дөньябызның зур бәйрәме булып үтәр дип уйлагандыр. Һәр хәлдә, мин шәхсән үзем тәгаен шулай булыр дип өмет иттем һәм көттем. Чөнки 115 еллык тарихы булган матбугатыбызда бу газетаның аерым бер абруйлы урыны бар. Әмма... юбилей айлары бик сүрән үтеп бара. «Татарстан яшьләре»нә - 100ел!» дигән шигарь яки бәйрәм гөрелтесе җәмәгатьчелектә әллә ни сизелмәде: зур залларда тантаналы кичәләр үткәрелмәде, Республика, журналистлар берлеге җитәкчеләренең котлау авазлары да ишетелмәде шикелле. (Юкса, без, форсат табып, хәтта ясалма бәйрәмнәр оештырып үз-үзебезне юатырга маһир халык инде!). Дөрес, кайбер басмаларда («Идел», «Безнең мирас», «Безнең гәҗит»...) берничә язма, асылда, баш редактор интервьюлары күренгәләде. Миңа калса, мондый зур юбилей уңаеннан «Татарстан яшьләре» үзе махсус аерым сан чыгарырга тиеш иде шикелле. 

23 гыйнварда чыккан санны, гәрчә анда, элегрәк редакциядә эшләгән берничә җаваплы хезмәткәрнең истәлек мәкаләләре чыкса да, истә калырлык бәйрәми сан дип әйтә алмыйм. Уйландыра: шундый данлыклы басма юбилее нигә шулай шыпырт кына үтеп бара соң? Заманында, Татарстанда гына түгел, бөтен СССРда иң зур тиражлы яшьләр газеталарының берсе иде бит ул! Ялгышмасам, 200 мең данә булып чыккан чаклары бар иде. 60нчы елларда, татарча чыгучы газета-журналлар аз булу сәбәпле, без - яшьләрнең матбугатта күренү, күпмедер дәрәҗәдә танылу мәйданы нәкъ менә шушы «Татарстан яшьләре» булды да. Биредә беренче әсәрләребез, шигырьләребез чыгу күпме шатлык-сөенеч бирде, күпме ышаныч-өмет уятты бездә ул чакта!  «Татарстан яшьләре» - тарихи миссия башкарган газета. Төрле елларда күпме һәм нинди генә атаклы шәхесләр эшләмәгән анда! Зур язучы-шагыйрьләрне генә искә төшерсәк тә, алар берничә дистәгә җыйнала. Әдәбият тарихында урын алган күпме яхшы әсәрләр басылган! Бер сүз белән әйткәндә, чын мәгънәсендәге халыкчан газета. Яше-карты ябырылып укый иде бит! Кемдер әйтер, хәзер замана бүтән, газета заманасы түгел. Өлешчә килешергә туры килә. Әйе, үзгәлекләр күп, газета коллективы да кечерәйде, газета үзе дә атнага бер генә чыга башлады, авторлар даирәсе дә тарайды, редакция үзе дә полиграфия бинасының аулак чормасына менеп кунаклады... Шулай да традиция буенча, байтак халык яратып укый торган газета әле ул! 
 
«Татарстан яшьләре» - «Татмедиа» системасындагы газета түгел. Ул, партия бетү белән, 90нчы еллардан башлап, үзбаш яшәп (гамәлгә куючылар булып, Татарстан Республикасының яшьләр оешмалары советы һәм газета редакциясе санала), үз-үзен асрап килде (Чөнки язылучылар-подписчиклар күп, тираж зур иде). Хәзер чынлап та газетаның мөмкинлекләре чикле. Масштаблы зур чаралар үткәрергә үз көчләре генә җитми дә торгандыр... Ни генә булмасын, бик күп өлкән язучыларның, журналистларның, актив укучыларның газетаның 100 еллыгы уңаеннан рухи бәйрәм, күңел бәйрәме күрәсе килә. Аңлашыла да, «Татарстан яшьләре»н укып үскән буыннар исән бит әле! Аларның үз яшьлекләрен исләренә төшерәсе килми дисезме? 
 
Алда Татарстан АССР оешуга 100 ел һәм… «Татарстан яшьләре»нә 100 ел. Нинди символик янәшәлек һәм тәңгәшлек! Бу ике бәйрәм бер булып, бер-берсен тулыландырсыннар әле, дип Ходай үзе кушкан диярсең! 
 
Бәлки мин өлкәннәргә хас булган хафаланучанлык белән ашыгыбрак нәтиҗә ясыймдыр. Юбилей уңае белән матбугат бәйрәмен оештырырга әле, бәлки, соң да түгелдер? Ә Вакыт дигәннәре бара бирә шул, бара гына түгел - йөгерә! Яз ае саналган мартны ваклый башладык... Язмама нокта куяр алдыннан, моннан 50 ел элек язылган «Вакытның хәтере шәп аның...» дип исемләнгән дүртьюллыгым искә төште. 
 
«Тиз чигәбез телдән, тарихтан... 
Чүккәнбез Бүгенгенең тезенә... 
Вакытның хәтере шәп аның! - 
бик тиз онытырлар безне дә... 
 
Равил ФӘЙЗУЛЛИН,
Татарстанның халык шагыйре.
1 март, 2020 ел.
Казан.

---
Матбугат.ру
№ --- | 03.03.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»