|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2020 Җәмгыять
Армиягә киткән егетләргә акча түләячәкләрВладимир Путин хәрби хезмәттәгеләргә хезмәт хакы түләү буенча закон имзалады. Бу — 2012-2018 еллар аралыгында Оборона министрлыгының солдатларга түләнелә торган хезмәт хакы буенча эксперимент нәтиҗәсе. Эксперимент хәрби хезмәткә алынучыларга 2 мең сум күләмендә ай саен түләүләр һәм өстәмә түләүләрдән гыйбарәт иде. Соңгысы хәрбинең дәрәҗәсенә һәм нинди функция башкаруына карап билгеләнде.
Мисал өчен, хәрби подразделение белән идарә иткән өчен өстәмә 800 сум, тыныч вакытта тормышына куркыныч яный торган бурычларны үтәгән өчен 1 мең сум, дәүләт сере статусында булган мәгълүматлар белән эшләүчегә 200-500 сум күләмендә өстәмә түләүләр каралган.
Моннан тыш, хәрби хезмәттән азат ителгәндә, бер оклад күләмендә пособие түләү дә күздә тотыла.
Фото: соцсети
--- |
Иң күп укылган
|