|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2020 Мәдәният
Камал театры Татарстанның 100 легендар бренды исемлегенә кердеХалык тавыш бирүе буенча, 16 төрле өлкәгә караган Татарстанның иң легендар брендларын сайлау бәйгесенең 1нче этабы тәмам. "Мәдәният һәм сәнгать" номинациясендә, 2114 тавыш җыеп, Камал театры җиңүчеләр өчлегенә керде. Беренче этапта барлыгы 120 000нән артык кеше тавыш бирүдә катнашкан. Халык тавышлары буенча җиңүчеләргә дипломнар 17 апрельдә Казанның Игенчеләр сараенда тантаналы төстә тапшырылачак. Мәгълүм булганча, ТАССРның 100еллыгы уңаеннан Татарстанның 100 легендар бренды бәйгесендә 16 төрле тармакка караган бик күп оешмалар катнашты. Халык алар өчен интернет аша тавыш бирде. Нәтиҗәдә, иң күп тавыш җыйган 57 оешма җиңү яулады. Хәзер исә Татарстан районнарындагы җитештерү оешмалары, учреждениеләр ярыша. Алар өчен 31нче марта кадәр тавыш бирергә мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|