|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.03.2020 Мәдәният
Татар дәүләт филармониясендә "Народные мелодии" VI Бөтенроссия фестивале ачыла
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Народные мелодии” дип исемләнгән VI Бөтенроссия фестивале ачыла. Фестиваль программасына күз салсак, ул 2 март көнне “Байкал” Бурят дәүләт милли җыр һәм бию театрының “Блеск Азии” дип исемләнгән уникаль шоу-программасы белән 18:30 сәгатьтә башланып китә. 15нче мартта 17:00 сәгатьтә Владикавказ шәһәренең Дәүләт академия халыклар дуслыгы ордены “Алан” халык бию ансамбле концерты көтелә 19нчы мартта 18:00 сәгатьтә “Роман с романсом” концертында Мәскәүнең тиңдәшсез баритон тавышы Влавдислав Косарев, шулай ук Мәскәү җырчысы Мари Карне һәм Россиянең халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Анатолий Шутиков җитәкчелегендә Татарстан Республикасының Дәүләт халык уен кораллары оркестры чыгыш ясаячак.
“Народные мелодии” VI Бөтенроссия фестивале 2015 елдан бирле үткәрелә. Аның идея авторы - Россиянең халык артисты Анатолий Шутиков.
--- |
Иң күп укылган
|