|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.02.2020 Шоу-бизнес
“Балмай” кавер төркеме ретро җырларны яңарта“Балмай продакшн” продюсерлык үзәге яңа проект, кавер-төркем әзерләү өстендә эш алып бара. “Балмай” кавер-төркем дип аталган әлеге иҗат төркеме татар халкының онытылып бара торган ретро җырларын, танылган җырчыларның “халык җыры”на әверелгән хит җырларын гармунга һәм башка җанлы уен коралларына башкара. "Тиздән бәйрәмегезгә әлеге кавер-төркемне чакыру мөмкинлеге булачак. Өлкән буын рәхәтләнеп үз заманы җырларын тыңлап, җырлап утыра алачак, ә яшьләргә исә ретро җырларны белү шулай ук комачау итмәс”, - ди балмайлылар. Хәзерге вакытта "Балмай" кавер-төркеме белән репетицияләр бара.
--- |
Иң күп укылган
|