поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.02.2020 Ана теле

Һәр сөйләм төен ул – бәйли белсәң генә чишә беләсең. Текстны “төенләү” чараларын барлыйбыз

Башисем. Башлам. Очлам. Текстның тоташлык сыйфаты һәм тәмамланганлык билгесе менә шушы өч төшенчәнең булуыннан да күренә. Болар – бәйләгечләр, башлыча тел чаралары белән (сүз, сүзтезмә, җөмлә һ.б.) белән белдерелә. Әлбәттә, бу күренешләрне төрле яссылыкларда – әсәрнең төзелеш-композициясе өлеше буларак та, укучыга тәэсир итүнең сәнгати-хисси чарасы буларак та һ.б. яктан карарга була.

Фәндә инде нәкъ менә шулай караган хезмәтләр булуы да мәгълүм. Без Ф.С. Сафиуллина хезмәтен истә тотабыз (Сафиуллина, 1985). Без исә бу очракта аларны текст бәйләүче чара булу яссылыгында анализлыйбыз.
   
Башлам белән очламның (Ф.Сафиуллина термины – бетем) текст берәмлеге булуы һәм аларның текст бөтенлеген, тәмамланганлыгын тәшкил итүен әсәр барлыкка китерүчеләр үзләре дә таный. Күпчелек автор башлам белән очламның аерылгысызлыгын, димәк, аларның бердәмлеге йөзендә текстны тулаем күз алдына китерә. Ф.Хөсни: Башламны язучы күңелендә  инде яшәгән геройлар, аларның хәрәкәтләре, вакыйгалар тудыра. Башлап җибәрер өчен әсәр язучы күңелендә “язылып” беткән булырга тиеш...; Ә.Еники: Башламнар төрлечә туа. Кайчак әсәрнең башын соңгы җөмлә әйтеп җибәрә... ; М.Хәбибуллин: ... Ничек башласаң, шулай бетерергә дә туры килә...
   
Авторлар шулай ук башламның текстны оештыручы компонент-берәмлек икәненә дә киная ясыйлар. М.Мәһдиев: Бөтен эчтәлеккә ишарә шул бер җөмләгә сыеп, урнашып бетергә тиеш. Ул – кысылган код кебек. Автор әсәр буенча шуның мәгънәсен киңәйтеп, таратып тәфсилләү белән шөгыльләнә; А.Гыйләҗев: Башламнар әсәр өстендә эшли башлагач табыла. Әсәрнең эчке бер ритмын билгеләгәнгә күрә, бөтен әсәрне күңелдән язып бетерми торып, бу җөмләне язу авыр.
   
Шушы юнәлештә бик күп әсәрне анализлаган галимәбез дә “Башлам җөмлә, әлбәттә, хикәяләүнең бөтен барышын билгели”, дигән нәтиҗә ясый (Сафиуллина, 1985, 11 б.).
   
Башлам, тел берәмлеге буларак, төрле-төрле системалы җөмлә дә, башка берәмлек тә булырга мөмкин. “Кайчак әдәби әсәрнең башламы бер генә җөмләдән түгел, ә бер-берсенә искиткеч нык береккән синтаксик бөтеннәрдән гыйбарәт була”, ди Ф.Сафиуллина (12 б.).
   
Текстның баш исемен дә башлам дип карарга кирәктер. Башисем үзенә аерым берәмлек кебек тоелса да текстның бербөтенлеген истә тотканда, ул башламнан һәм, димәк, тексттан аерылгысыз. Бу хәл дә текст төзүче авторларның фикерендә чагылыш таба. Шуларга нигезләнеп, Ф.Сафиуллина да “башламнарда әсәрнең исеме белән эчке һәм тышкы бәйләнеш яши”, ди. И.Гальперин да текстны шушы төшенчәдән башка күз алдына китермәвен әйтә.
   
Бу закончалыкның мәктәп методикасында урын алуы хуплауга лаек. Анда: хикәя язар өчен “...укытучы биргән “баш” укучыларның иҗат эшчәнлегенә этәргеч булып тора, һәм ул нигездә төзеләчәк хикәянең эчтәлеген алдан билгеләп куя. Терәк сүзләрдәге кебек, хикәя башы да нинди дә булса сюжетны эченә алырга тиеш. Шуның белән анда төзеләчәк хикәянең эчтәлеге була торган ниндидер бер эшнең, бер вакыйганың төенләнеше бирелергә тиеш. Бирелә торган баш укучыларны кызыксындыра, иҗади уйланырга этәрә торган булырга тиеш. Әгәр дә шулай булмаса, бу төр иншадан көткән максатка ирешү мөмкин түгел”, ди методист М.Галлямова.
   
Баш исеменең беренче фраза ролен үтәве аның еш очракта текст белән турыдан-туры бәйләнгән булуында да күренә. Гамәлдә без аның төрле рәвешләрен, төрле текстларда очратабыз. Менә кайберләре: (башисем ассызыклана) Исраф. Бу сүз хәзер элекке кебек үк еш кулланылмый инде. Әмма әйберне кирәгеннән артык сарыф кылу, әрәмшәрәм итү төшенчәсен ул башка сүзләр белән чагыштырганда тулырак, тирәнрәк аңлата (Бәширев, 1974, 52 б.); Тыштан ялтырый, эчтән... Шулай... Безне матурлыгы, садәлеге белән хәйран итүче табигатебез әкренләп чыгырыннан чыга бара (С.Т., 1989, 28 авг.); “Без аларны яратырга тиеш”. Шулай дип әйтте Антонина Степановна Курочкина 29 август көнне укытучылар конфераенциясендә (Туган як, 1991, 6 сент.).
   
Баш исеменең текст белән бәйләнү алымнары – иҗади эзләнүләр нәтиҗәсе ул. Шул хакта уйланыр өчен янә берничә мисал китерик: Биштәрле юлаучылар. Сазлыклар арасыннан салынган кисентеле юлның очы-кырые күренмәде. Владимир шәһәреннән таң беленгәнче үк чыкканнар иде. Юл буена ук дивар булып баскан нарат-чыршыларга карый-карый карурманга да үттеләр (Рафыйков Мәрди, 5); Яңа әсәрләр (“Хәмитнең хәяте”. Мәҗит Гафури әсәре. Кәримов-Хөсәенов нәшере. Бәһасе мәгълүм түгел) Мәҗит Гафуриның бу әсәре... (Тукай, 88);
   
Баш исеме текст белән эпиграф ярдәмендә дә ялганып китә: Баш исеме һәм эпиграф – Тормыш юллары катлаулы, Бер ялгызың юл үтмә... Әйе, җырларда җырланганча, тормыш катлаулы (Таң йолдызы, 1991, 27 авг.).
   
Башламның бер рәвеше саналырга хаклы эпиграф татар тел белемендә әле бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән. Сөйләм оештыруда аның әһәмияте зур, әлегә мөмкинлекләре аз файдаланыла. Функцияләре төрле стильдә төрлечә. Әлегә без аларны бәйләү чарасы буларак кына мисалга китереп китәбез. Марсель  Зарипов, мәсәлән, “Сыйлы көнең сыер белән” очеркын мондый эпиграф белән башлый: “Сыерларда безнең куәтебез // Сыерларда безнең ризыгыбыз // Сыерларда безнең киемебез // Сыерларда безнең җиңүебез” Борыңгы фарси китабы “Әл-Мәҗистә”дән). Шушы эпиграфны язып куйдым да халык акылының үткенлеген, борынгылар әйткәннең чынга әйләнүен уйлап утырдым...(Югары траектория, 3 б.).
   
Эпиграф мәкаль, әйтемнәр, канатлы, гыйбрәтле сүзләр, шигырь, җырлар, алардан өзекләр, бүтән төрле тексттан (хат, документ, нотык-чыгыш һ.б.) өзек булырга мөмкин. Журналист С.Хәйретдинев, мәсәлән, бер мәкаләсен “Фронтовик татарларга татар халкыннан сәлам хаты”ннан өзек белән башлый (С.Т., 1989, 26 гыйнв.).
   
Мондый өзекләр турыдан-туры текст белән ялганып киткәндә, ул эпиграф саналмый. Ул – башлам җөмлә яисә синтаксик бөтен була. Менә шундыйларга бер-ике мисал: “Авыл халкы малларын көтүгә чыгармый. Биш-ун көнгә бер тапкыр районнан ипи алып киләләр. Шуны кеше малга ашата. Чөнки печәннәре беткән. Сез тәнкыйтьләп язарга куркасыз...”. Укучы хатыннан алынган бу юлларга башта ук ачыклык кертик: курку-курыкмау мәсьәләсенә тукталып тормыйбыз... (С.Т., 1989, 25 июнь); Телен югалткан – милләтен югалткан, диләр. Без инде икесен дә югалта барабыз. Мисал эзләп ерак китәсе юк... (Нур, 1990, 25 янв.).
   
Форма ягына килгәндә, башлам җөмлә дә, синтаксик бөтен дә була ала, дигән идек. Тулырак әйткәндә, башлам теләсә нинди синтаксик тезелмә-конструкция була ала. Аерым алганда, раслау, инкарь-сорау, тойгылы җөмләләр; туры сөйләм, уртак, кыек сөйләмнәр; диалог һ.б. формалар: – Сугыш башлану турындагы хәбәрне кайда һәм кемнән ишеттегез? (С.Т., 1990, 6 март).
   
Мисаллардан күренгәнчә, башлам, нигездә, фикер агышының ике төрен тәшкил итә: 1) Гомумидән конкретлыкка: Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә дә балык белер, дигән мәкальне хәтерлисездер. Әйе, балык шундый сизгер җан иясе инде ул... (С.Т., 1989, 6 июнь); Соңгы берничә ел эчендә миңа Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанда чыккан газеталар белән якыннан танышырга туры килде (С.Т., 1989, 22 февр.).; 2) Конкретлыктан гомумилеккә: Соңгы елларда әдәбиятта бер күренеш үзен нык сиздерә башлады. Бу документальлеккә, революция юлында, сугыш кырларында, тормышта, сәнгатьтә якты эз калдырып... киткән тарихи шәхесләрнең биографияләренә нигезләнеп язылган прозаның көчәя, үсә баруында күренә; Авылда шундый хәбәрләр тарала: –колхозда бер  казаннан ашыйлар икән.– Хатыннар, маллар да уртак була ди... (К.т., 1987, 24 сент.); Никах һәм гаилә турындагы законнарны беләсеңме? Хисләрең чынмы? Адымнарың ныкмы? Гаилә корырга уйлаган яшьләр бу сораулардан читтә кала алмый. Бүгенге әңгәмәбез әнә шулар хакында (Т.я., 1987, 29 сент.).
 
Очлам да, тулаем алганда, теләсә нинди синтаксик тезелмә рәвешендә була ала. Шулай да ул башлыча нәтиҗә, йомгак ясау, дәлилләү эчтәлегендәге формалар белән белдерелә. Гадәттә ул башлам белән табигый бәйләнештә була. Бу –зур осталык сорый торган закончалык. Мисалга, Ә.Еникинең “Җиз кыңгырау” хикәясенең башламы болай: “Минем китаплар шүрлегендә тавышсыз-өнсез генә җиз кыңгырау тора...”. Әсәрнең соңгы җөмләсе: “... Менә ни өчен җиз кыңгырау бик кадерле миңа – аның дәртле, көмеш тавышында гүя яшьлек һәм мәхәббәт саклана”. Башлам белән очлам әсәрне боҗралап алып, текстның бөтенлеген искәртәләр.
   
Очламның гомумиләштерү бурычы төрле-төрле чаралар белән башкарыла:
   – йомгак, нәтиҗә, гомумиләштерү төсмере бирә торган бәйләгечләр белән (кереш, мөнәсәбәтле сүз, гыйбарәләр һ.б.): Кыскасы, аңа башка халыкларда ярыйсы ук көчле булган милли горурлык хисе җытми, үз кадерен, үз дәрәҗәсен үзе белеп, үзен мәгърур тоту җитми! Бик аяныч хәл, әмма дөресе шул! (Г.Бәширев); Чыннан да, егетләр һәм кызлар башкарган эшләр куанычлы (С.Т., 1987, 9 окт.); Шулай итеп, Миркетле волосте дә аклар кулына күчә (К.т., 1987, 24 сент.);
   – риторик сорау, эндәш рәвешендәге төрле-төрле синтаксик фигуралар белән: Тавышларыбызны Татарстанга союздаш республика статусы бирүне яклап чыккан иптәшләргә бирик! (Нур, 1990, 25 янв.).
   Текст эчендәге бәйләгеч чаралар. Аларны ике төркемгә тупларга мөмкиндер: янәшә бәйләгечләр һәм янәшә булмаган бәйләгечләр.
   
Янәшә бәйләгечләр, тулаем алганда, синтаксик бөтен бәйләгечләре (когезия чаралары) белән тәңгәл килә. Аларга без инде мисаллар китергән идек. Шулай да аларның бурыч-максатлары аерыла – текст бәйләгечләр фрагментларны (Г.Я.Солганик термины), ягъни текстның өлешләрен бәйли, димәк, тулаем текстның бөтенлеген тәэмин итә.
   А) Кабатлаулы бәйләгечләр:
   – аерым төшенчә, гыйбарәләр текст буена кабатлана: ... Илдәге кәгазь кытлыгын искә алмаган һәм журналны пропагандалау белән шөгыльләнгән өчен шул чактагы баш редактор Зәки Нури белән Татарстан язучылар берлеге идарәсе рәисе Гариф Ахуновка югарыдан кушу буенча шелтә белдерелде... (Тагын берничә синтаксик бөтеннән соң)... Кәгазь кытлыгы уйлап чыгарылган нәрсә генә түгел иде (Тәүфыйк Әйди);
   – аерым грамматик формалар (бер зат, бер вакыт, бер фигыль формасы), аерым синтаксик фигура, конструкцияләр кабатлана. Бу иҗади алымның чын үрнәкләрен Г.Тукай әсәрләрендә күп очратабыз. Менә берничәсе: ...Һадый Максудый ның – бик матур-матур маузуглардан (тема) бик төссез мәкаләләр язарга; Рәшит Казыйның – үзен-үзе мактарга; Шәһидуллинның игълан җыярга; Хәмзә Ахунның – донос ясарга (татар хатынының, татар малаеның, бай малаеның, татар мөхәрриренең һәм тагын күпләрнең) теге-бу эшләр эшләргә чиксез истәгъдатлары (сәләтләре) һәм гаҗәп талантлары бардыр,–ди автор.  
     
Гади җөмләләр белән.  Сорау җөмләләр белән (бөтен бер синтаксик бөтен дә була ала):  Югары Суд быелның 9 декабрендә Габитовларны ...1нче фатирдан чыгару турында карар кабул итте. Кем соң ул Ренат Габитов? “Казагрострой” Столбище янында “Татагромодуль” предприятиесен төзү өчен... 8 нче ПМКны оештыра. Күпләр, шул исәптән Ренат та, анда квартира алу уе белән килә...; Ә кем ул Илгиз Садыйков? Илгиз Садыйков, документларга караганда, 1978 елдан бирле 1 нче ПМКда ташчы булып исәпләнә... Р.Габитовка ордер белән оформить ителгән фатирны И.Садыйковка бирергә булалар. Ни өчен Садыйковка? –Чөнки квартира чиратында аңардан алда торучы ике кеше анда барудан баш тартты;
   
Бәйләү чарасы гади сорау җөмлә генә булмыйча үзе бер сорау синтаксик бөтен дә булуы ихтимал:  Кайчаннан әле безнең законлылык сагында торырга тиешле югары суд органы бер үк хокуктагы, бер үк гаептәге гражданнарга төрле статьяләрдан килеп карый башлады? Ни өчен алар ярты Столбище халкында: –Ходай законга эшең төшермәсен,– дип ялварырга мәҗбүр итәләр, һәм гомумән, судның гадел хөкем органы булуына шик тудырырга җирлек бирәләр? Без демократик, хокукый дәүләт төзибез, дибез. (В.Т., 1994, 24 дек. И.Хәйруллина);
   –Без сезгә җырны тапшырырбыз, ләкин минем сезгә бер сорау бирәсем килә... (“Яңа гасыр” радиосы, Дилбәр).
   Президент Нурмөхәммәтне кабул итте... ә Түбән Камада җылыту сезоны тәмамланды... Ә ике текстны бәйләде. Мондый бәйләү чарасы ике өлешнең мәгънә уртаклыгы булуын таләп итмиме? (Татарстан радиосы, 2003, 23 май).
   Һәм бәйләгече урынсыз: ...җавап бирдем һәм әлеге сөйләшүебез һаман да истән чыкмый (Т.я., 2009, 17 ноябрь).
   Һәм ул урысча уйлап и дип сөйләргә күнеккән татарның татарча сөйләргә кирәк дип курыкканга, көчәнеп әйтергә мәҗбүр булган сүзе. Без бу хакта җөмлә һәм синтаксик бөтен бәйләгечләре турындагы бүлекчәдә тәфсилле әйткән идек инде. Янә мисаллар.
   Тәрҗемәдә һәмне дөрес кулланмау очраклары:
   – һәр  очракта инең һәм була алмавы. Кто-то случайно задел его во время игры, и он тут же набрасывается на “обидчика” или же бежит к педагогу жаловаться (Ә ул...); Ребенок не в состоянии сдерживать возникшую мысль и спешит сказать обо всем, что только всплывает в его памяти, стремится поделиться впечатлениями (бу очракта и интонация белән хәл ителә); Баш исеме: “И опытом распорядиться” Монда и сүз белән тәрҗемә дә ителми, мәгънә эчтәлектән аңлашыла, ягъни мантыйкый чара белән тәрҗемәләнә.
 
Синтаксик бөтенгә кабат кайтсак, ул төзелеше ягыннан да, композициясе, хәтта сюжеты да бөтен була ала.
  – синтаксик бөтеннең башламы һәм очламы мантыйкый бәйләнешле була:  башламда исәнләшү. сәләм бирешү; Очламда: “Хәзергә шушылар. Сау-сәламәт торыгыз Тагын очрашырга язсын; Сау булып торыгыз (Азатлык); Сезгә исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы теләп, иртәгә хәтле саубуллашабыз (Татарстан радиосы); Игътибарыгыз өчен рәхмәт, сау-сәламәт булыгыз! Безнең тапшыруны тыңлавыгыз өчен рәхмәт, исән-сау булыгыз! һ.б.
   
Текстта экстра,- паралингвистик бәйләү чаралары. Текст – ул акылны белдерү чарасы гына түгел (акыл тукымасы гына түгел), хисне белдерү чарасы да (хис тукымасы да). Анда хис җебе дә эзлекле, аһәңле агарга тиеш. Менә журналист Зәһид Мәхмүди Мингол Галиев белән әңгәмә кора. Җыр белән бәйләп, Миңголдан әнисе турында сорый. Мингол әнисен сурәтләп, кызганыч вакыйга сөйли. Тәэсирләнеп, тыңлаучыга да тәэсир итәрлек итеп. Күз яшенә тыгылгандай бер тынга тукталып-тынсыз да тора... Шунда Зәһиднең реакциясен көтәсең: нидер әйтер яисә, тыны-сулышы белән булса да нидер белдерер кебек. Юк. Пауза да ясап тормыйча ул коры гына тонда чираттагы (язмача әзерләп куйган иде бугай) соравын бирә: –Сезнең шәкертләрегез дә бардыр?.
 
Ә бит бу әңгәмә “Хәбәрләр” яисә бүтән бер рәсми-хәбәри тапшыруда түгел, ә иң кешелекле-шигъриятле тапшыру “Агыла да болыт агыла...” тапшыруында булды. Хәбәрләмәнең, сөйләмнең барлык тәэсир көче сүздән дә бигрәк экстро,-паралингвистик чаралар белән белдерелергә тиешле тапшыру иде.
   
Янә бер мисал:    Укучы бала хәбәрләмәне язмача итеп кенә тоярга күнегә:   Укытучы: Бүген кем дежур?// Укучы: Бүген мин дежур; Укытучы: Бүген нинди көн? // Укучы: Бүген салкынча көн. Сөйләмгә өйрәтелгән булса, баланың җавап җөмләләре ким җөмләләр булыр иде (Мин...; Салкынча...).
   Пара,-лингвистик чараларны тәртип-система белән дә барлап карыйк әле:
   – мантыйкый –композицион бәйләгечләр. Г.Хәсәневнең табигать турындагы язмалары, мәсәлән, ай арты ай, яисә кош, җәнлек, бөҗәк, балык, үлән һ.б. тәртибендә бара. Укучы моңа күнегә. Мондый тәртип текст бөтенлегенә ирешү чарасына әверелә. Бу процесста, килешегез, тел чараларының да урыны кечкенә түгел.
   Яисә. Тәүфыйк Әйдинең “Әгәр гыйбрәт алсак” язмасында Татарстан Балтыйк буе илләре белән чагыштырыла. Текст төзелеше ике планлы чагыштыруга корылган: Эстония, Латвия, Литва илләре шушы тәртиптә икътыйсадый, мәдәни, социаль мәсьәләләр, әдәбият, мәгариф буенча чагыштырыла. Бу очракта да текст оештырылуында тел чараларыннан башка мөмкин түгел.
   –мантыйкый–лексик бәйләнешләр. “Һөнәрле үлми, һөнәрсез көн күрми” әкиятендә патша малае бер кызга бер күрү белән үк гашыйк була һәм шундук бу кызны үзенә хатынлыкка сорый. Ә кыз моңа: “Дөрес, син патша, синең кулда бөтен ил, шулай да патшалык һөнәр түгел ул, ди. Әгәр миңа өйләнәсең килсә, нинди булса да берәр һөнәр өйрән. Шуннан соң мин сиңа хатынлыкка барырмын”, ди.
   Патша малае... шулай бераз уйланып торганнан соң:
   – Ярар, алайса, җан кисәгем. миңа бер елга миһләт бир (Рөхсәт бир). Мин бер ел эчендә үземә һөнәр өйрәнергә сүз бирәм, аннары сине алырмын,–ди дә саубуллаша чыгып китә.
   Бу патша сарайга кайта да бөтен палас тукучыларын җыеп:
   – Кем мине бер ел эчендә палас тукырга өйрәтә алыр, шуны дөнья малы белән бүләкләрмен, ә үзен баш тукучы итәрмен,– ди.
   Шуннан сиксән яшьлек бер карт тукучы бабай:
   – Ярар, падишаһ-солтаным, әгәр әйткән сүзегездә торсагыз, мин сезне бер ел эчендә иң яхшы тукучы итәрмин, –ди.
   Алга таба шушы “бер ел эчендә” кабатланып килеп, текстны берләштерә бара, аның бөтенлеген тәшкил итә.
 
Текст бөтенлеген тәшкил итүче экстралингвистик чаралар рәтендә тыныш билгеләре, интонация, тема берлеге, мантыйкый агыш һ.б. чаралар да очрый. Менә бу мисалда тын агышы һәм аның тыныш билгеләре белән белдерелүен күзәтергә була: Пешекче Гайнан – Казан егете, траулерда тик ул гына сакал җибәрмәгән, иртәдән бирле камбузда. Яңа ел киче өчен тәмле ризыклар пешерергә әзерләнә (Ф.Шәфигуллин).
   
Күп очракта аерым текстлар (мәсәлән, газетта бер-бер артлы килгән хәбәрләр) баш исемнәре урынына төрле полиграфик тамгалар – өчйолдыз, сызык, яисә башка төрле билгеләр белән аерыла яисә берләштерелә. Текст эчендә фрагментлар да бер-берсенә шундый техник чаралар белән (сызык, йолдызлар, төрле шрифт, күрсәткеч ук һ.б. тамга-билгеләр) аерыла, берләштерелә ала.
   
Менә радиодан бик тә ягымлы, күңелгә ятыш моң  җанга үтә бара, үтә бара. “Бер күңелдән әйткән җылы сүз”  дигән сүзләр белән. Юк сүзләр генә түгел икән – монда моң берәмлеге барлыкка килгән: сүзләр белән бергә  бер тын, бер сулыш белән өртелгән әйтелгән җыр гыйбарәсе барлыкка килгән. Димәк ки, сөйләмне чын “төен-“ итеп бәйләү чарасы төрледән-төрле икән. Күзәтүне дәвам иттерү сорала.
                                                                   Илдар Низамов,
                                              филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 27.02.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»