|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.02.2020 Җәмгыять
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында дәрескә исерек килгән укытучы турында аңлатма биргәннәрАзнакайда технология укытучысы, дәрескә исерек хәлдә кереп, мәгариф турындагы законны бозган. Канун таләпләрен тупас бозган, шулай ук үзен лаеклы тотмаган өчен ул эшеннән азат ителгән. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр иткән. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирү өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты Азнакайда технология укытучысы белән килеп чыккан хәл турындагы мәгълүматларга башлангыч тикшерү үткәргән, дип белдерде агентлыкка министрлыкның матбугат сәркатибе.
«Укытучының хокукый, әхлакый һәм этик нормаларны үтәве, профессиональ этика таләпләренә таянып эш итүе шарт. Һәр педагог укучылар өчен үрнәк булырга һәм балаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштырырга тиеш», — дип искәртте Мөхәммәтова.
«Безгә Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсеннән хәбәр итүләренчә, әлеге вакыйганың шаһиты булган мәктәп укучылары белән аларда әдәплелек сыйфатлары тәрбияләүгә юнәлдерелгән әңгәмәләр үткәрелгән», — дип өстәде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе.
Моңа кадәр социаль челтәрләрдә бер видео чыккан иде. Аннан күренгәнчә, Азнакай шәһәрендәге 7нче мәктәпнең технология укытучысы дәрескә исерек хәлдә кергән. Видеоны укучылар үзләре төшергән.
Фото: скриншот
--- |
Иң күп укылган
|