|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.02.2020 Җәмгыять
Ватанны саклаучылар көнендә "Рәхмәтулла" мәчете төзелешендә зур өмә узды (ФОТО)"Ханский дом" компаниясе Казанның Авиатөзелеш районындагы Симонов урамы, 2 нче йорт адресы буенча "Рәхмәтулла" мәчете төзелеше эшләренә узган елның маенда кереште. Бүген монда зур язгы өмә оештырганнар. Компания җитәкчесе Ильяс Гыймадов сүзләренә караганда, Ватанны саклаучылар көнендә, ял көне булуга карамастан, чын ир-егетләр дә, хәтта хатын-кызлар белән балалар да бик теләп катнашканнар. Територияне кыш буена җыелган төзелеш чүп-чарыннан арындырганнар. Шушы көннәрдә түбә ябу эшләренә керешмәкчеләр. Мондый изге эштә ярдәм итсәк, игелеге үзебезгә кайтыр иде. Әгәр дә сезнең әлеге мәчетне төзүгә үз өлешегезне кертү теләге һәм мөмкинлеге бар икән, 4276 6200 1534 1575 номеры буенча сәдака күчерә аласыз.
--- |
Иң күп укылган
|