|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.07.2010 Җәмгыять
И СИН, БАЛАМ…Балаларның икесенең дә башлангычта укыган еллары иде. 31 май кичендә икәүләп яныма килделәр дә, беравыздан диярлек: “Әни, иртәгә Балаларны халыкара яклау көне икән”, – диләр. Үзләре мут елмая, күзләре ялт-йолт килә... Беләм, исәпләре мине “кысарга”. – Булса ни, – минәйтәм, – бездә көн дә балаларны яклау көне...
Ул чакта, әллә хаклыгыма үзем дә ышанган булганга, сабыйларны бик тиз “тынычландырдым”. Бер караганда, дөрестән дә шулай кебек: балаларга наз-яратуны да, кадер-тәрбияне дә жәлләгән юк. Китаптыр, буягыч-ясагычтыр, башка кирәк-ярактыр – чикләгән юк. Ашау-эчү, тәм-томга да кысмырланган булмады. Артыгын кыланмасак та, кеше янында кимсенеп йөрмәслек итеп киендерергә тырышабыз. Кирәк чакта якларга да, сакларга да әзер торабыз. Кыскасы, ач-ялангач, кадерсез түгелләр, хокуклары, бурычлары да тиешенчә кебек.
Тик, ни сәбәпледер, шушы сөйләшү еллар буе тынгы бирми миңа. Күңелдә гел яңара, тирә-юньдәге күзәтүләрне анализлаган саен, йөрәкнең бер читен тырнап, онытырга ирек бирми. Балаларга бүгенге көн, бу заман таләп иткәнне бирә алырбызмы соң, дип уйланырга җирлек бар шул, бар. Казанга барган саен берсеннән-берсе кәттә чит ил машиналарында җилдерүче, әле йөзеннән сабыйлыгы да бетмәгән кыз-улларны күрәм дә (район үзәкләрендә бу әллә ни сизелә алмый, чөнки мондый сабыйларыбыз мәктәп партасыннан чыгуга, калага җилдерә һәм күбесенчә шунда төпләнеп кала яки “үсеп җиткәч” кенә кайта), “балаларга мондый рәхәтлек тудыра алмаячакбыз бит”, дим. Алар үскәнне көтеп торучы һәркайсына аерым фатирлар да, алар мәктәп партасыннан чыкканны көтеп торучы югары уку йортларында вакантлы (гарантияле дип укы) урыннар да, алар аны тәмамлап бетергәнне көтеп торучы яхшы эш урыннары да юк. Мәктәп бусагасын атлап чыгуга ук үз бизнеслары да көтеп тормый. Булган, булдыклы әти-әниләрме без, шулай булгач? Кайберәүләр бу җөмләләрне укыр да: “Кайгырма, күктән ишелеп төшкән мондый байлыкның бер кадере дә юк, үзләре эзләп тапканы кадерлерәк булыр”, – дияр. Нигәдер хәзер инде бу фикер белән дә килешәсе килми. Анализлап карасаң, андый тормышта үскән балаларның да бик күбесе бүгенге җәмгыятьтә яшәргә әзер, җитлеккән булып чыга. Аларда үз-үзләренә (бәлки, “тыл”ның ныклыгына?) ышаныч та көчле, тәвәккәллек тә, һәрьяктан өлгергәнлек тә хас. Бардыр, алар арасында да әти малы жәл түгел, дип яшәүчеләр дә бардыр (әйтерсең, андыйлар мең газап белән үстергән балалар арасында очрамый!). Миңа калса, балаларына никадәр күпне бирә алган әти-әни шулкадәр канәгатьрәк, бәхетлерәктер кебек тоела. Әти-әнине сайлап алып булмый дисәләр дә, шул ук вакытта бу балалар да үзләренә нинди “алтын өлеш” туры килгәнен бик әйбәт аңлый лабаса.
Балаларга байлык-муллык, тормышның җитешлеге түгел, иң кирәге наз, мәхәббәт, әти-әнинең йөрәк җылысы диеп пафосланудан да туктыйк. Балага матди яктан бөтен шартын тудыра алган әти-әни аны бездән кимрәк ярата, аңа баласы безнекеләр кебек үк кадерле түгел дип ышаныйкмы?!
– Безгә берни түгел, менә балаларга бик кыен заман туры килде, – дигән идем бер чакны әңгәмәдәшемә, тормыш-яшәеш турында сүз чыккач, аның “текә” кәнәфи биләвен онытып.
– Әйе шул, – диде ул, сузып кына. – Аллага шөкер, балаларга шушындый заман туры килде... Шөкер итми ни, ул балаларына теләсә нинди ситуациядә югалып калмаслык, тормыш матурлыгын тоеп яшәрлек шартлар тудырган һәм әле оныкларына да тудырачак. Аларга иртәгеге көнгә ышаныч бүләк итә алуы гына да ни тора (иң гаҗәбе: мин һич кенә дә бу әтине гаепләмим һәм гаепләргә теләмим дә!).
Элек әле сәләткә, белемгә ышанып, өметләнеп була иде. Хәзер исә эшче-крестьян баласының югары белем алганына, башы-кулы эшкә “ятып” торганына да эшне станок артыннан башларга туры килә. Карьера баскычларыннан күтәрелү өчен дә ниндидер терәк, арттан этүче кирәк. Эшчедән – эшче, профессордан профессор туа. Нәсел геннарын да юкка чыгарып булмый ансы. Әмма барыбер төп фактор бу түгел. Тырыш, уңган, өлгер кеше, кем генә булса да, баласына син әйткән шартларны тудыра ала, диеп бәхәсләшер кайберәүләр. Булсалар, андыйларга афәрин генә, гәрчә, чын-чынлап намуслы хезмәт куеп баеганнарны белмәсәм дә. Замана яши белгәннеке – монысы хак. Яши белгән әти-әниләр балалар бәхетенә – монысы да хак.
Ярый әле, минәйтәм, балалар безнең мөмкинлекне чамалый, хәзергә берни дә сорамый. Безнең шул кайгырткан кыяфәт чыгарып йөрүебезгә канәгать. Юкса, әнә, бер танышыма баласы тегене алып бир, моны алып бир дип аптыраткан һәм әнисенең акча юк бит дигән җөмләсенә: “Акчагыз булмагач, шуны да алып бирә алмагач, мине ник таптыгыз?” – дип җавап биргән.
Ә шул ук вакытта, хөкүмәт биргән акчага кызыгып, гади халык һаман да бәби ташый. Өченчесен, дүртенчесен, бишенчесен… Байлар, элиталылар – әле ун баласы булса, унысына да бердәй шартлар тудыра алырлык мөмкинлеге булганнар гына нигәдер демография турында баш ватмый…
Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|