|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.02.2020 Җәмгыять
Полиция әбисе муенчак белән җирдән өстерәп алып барган малайның гаиләсен тапкан
Красноярскида полиция хезмәткәрләре әбисе муенчак белән җирдән өстерәп алып барган малайның гаиләсен тапкан. Полиция бүлегенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, гаилә уңышлы булып чыккан. Алар белән профилактик әңгәмә үткәрелгән. Бала бүгенге көндә үзен яхшы хис итә. 19 февраль көнне “ТВК Красноярск” төркеме урамнан муенчак белән җирдән баланы өстерәп барулары турында видео төшергән. Бу видеоны караганнан соң тикшерү комитеты, полиция шунда ук андагы геройларның шәхесләрен ачыклау эшенә кереште. Муенчак дигәнең яңа гына тәпи киткән баланы тотып баручы “балалар дилбегәсе” булган.
Чыганак һәм фото: tvk6.ru
Автор : Әсәдуллина Эльвира
--- |
Иң күп укылган
|