поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.02.2020 Ана теле

Текст тел берәмлегеме, сөйләм берәмлегеме? Текст нәхүе (синтаксисы) дигән фән ни ди?

“Хәзерге вакытта синтаксик берәмлекләрнең иң зурысы дип текстны таныйлар. Сөйләм бары тик текстта гына үзенә хас булган асыл сыйфатларын күрсәтә ала. Тел белеменең хәзерге этабында текст теориясен белми торып, телнең аралашу функциясен дә аңлатып булмый”, ди Ф.Сафиуллина (Текст, 4 б.).

Текст турындагы өйрәтмә тел һәм сөйләм дихотомиясен төгәл күз алдына китерү нигезендә барлыкка килә. Тел һәм сөйләм арасындагы мөнәсәбәт сөйләмнең аралашу чарасы буларак яшәешенә бәйле. Тел кеше аңында даими яши торган системаларның җыелмасы булса, сөйләм тел формаларын вакыт эзлеклелегендә реализацияли. Тел без ишетеп һәм күреп кабул иткән сөйләм агышындагы структур элементлар нигезендә барлыкка килгән абстракция булса, сөйләм телгә бәйле була, чөнки сөйләмдәге күренешләр тел системасына бәйле булалар һәм сөйләүче үз фикерләрен нәкъ шул системага нигезләнеп әйтә. (Сафиуллина, 4 б.).
   
Текст нәзәриясен (теориясен) белүнең фәнни  әһәмияттән тыш гамәли әһәмияте дә бар. Тел берәмлекләре текст эчендә генә билгеле бер мәгънә алалар, текстта гына аларның өстәмә мәгънәләре ачыклана. Бу теория мәктәптә һәм югары уку  йортларында тел укытуның үзәгендә булырга тиеш. Чит телне өйрәнү, әдәби әсәргә анализ ясау текст нәзәриясеннән башка мөмкин түгел. Язучының иҗатын өйрәнү текст теориясенә нигезләнгәндә генә нәтиҗәле була ала (Сафиуллина, 5 б.).
   
Сөйләм берәмлеге буларак җөмләдән зуррак берәмлекләргә игътибар итүнең әһәмияте турында урыс галимнәре дә искәртә килә. К.М.Накорякова болай ди: Әгәр элек текст матур әдәбият әсәрләрен сәнгати яктан тикшергәндә анализ объекты булса, ә лингвистик анализ объекты күпчелегендә җөмлә кысалары белән чикләнелсә, хәзер әдәбиятчеләр төгәл методикалар табу өчен лингвистикага ешрак мөрәҗәгать итә,  ә лингвистлар күзәтүләрен сөйләмнең җөмләдән эрерәк берәмлекләренә – фразадан зуррак бердәмлеккә һәм тулаем текстка мөрәҗәгать итә башлады. Бу хәл әдәбият теориясе белән лингвистика методикаларының якынаюына, шулай итеп гамәлгә “сөйләм әсәре” дигән төшенчәне кертергә мөмкинлек бирде (Редактирование материалов массовой информации.–М.: Изд-во МГУ, 1982, с.11).   Без дә сөйләм оештыру өчен телнең иң эре чараларыннан берсе текстны махсус өйрәнү зарур дип саныйбыз.
   
Аралашу максатында сөйләм барлыкка китерәсе булганда аның мотивларына бәйле рәвештә (кемнең кемгә нинди максаттан, нинди шартларына карап) әйтелү, бәян ителүе үзенә бер форма ала. Мәсәлән, газет, радио-телевидение тапшыруы өчен ул репортаж, мәкалә йә интервью булып, язучыга ул хикәя, йә повесть, шигырь булып, хәзрәткә җомга вәгазе, судьяга гаепләү чыгышы, укытучыга дәрес рәвеше булып, гадәти кеше яңа бер вакыйганы хәбәр итү яисә берәр мәзәк сөйләү булып күзаллана. Әйтик авырып киткән бер апа район үзәгенә болниска җыена ди, табипка ни сөйләрен ул алдан ук “әзерләп” – эченнән уйлап-репетиция ясап куя. Болар барысы да аңда-зиһендә эчтәлеге белән бер бөтен “әсәр” буларак формалаша. Өлеш-кисәкләрдән (без аларны хәбәрләмә дип атадык) торган мондый бөтенне фикерләмә дип атарга тәкъдим иткән идек.
   
Алар, гадәттә, мәгънәви (фикри) күләме зур булган җыелма әсәрләр (дастан, роман, поэма, дәвамлы спектакль, күп серияле фильм, теле,-радио тапшыру, газетның бер саны, лекцияләр циклы, бер программалы уку фәне-предметы курсы, суд эше беркетмәсе (протоколы), авыру тарихы (язмасы), көндәлек дәфтәре, берәр рәсми оешманың карары, беркетмәсе, низамнамә (устав), нигезләмә (инструкция) кебек акт, документлар һ.б., һ.б.). Мондый бөтеннәр чагыштырмача мөстәкыйль композицион, структур кисәк-өлешләрдән тора. Алар бер-берсеннән язуда төрле бүленешләр: кисәк, бүлек, бүлекчә, параграф, пункт, статья, матдә, төрле тамгалар: сызык, өтер, дефис, куштырнак, җәя, нокта һ.б. белән, ә сөйләүдә исә тәнәфес, антракт, тукталыш, тын алу арасына көйләнгән паузалар һәм башка төрле интонацион бүленешләр белән аерыла.
   
Димәк, фикерләмә катлы-катлы  яисә буын-буын өлешләрдән торган бербөтен фикер тезмәсен тәшкил итә. Бу төшенчәне үзаллы хәбәрләмә итеп тә, шундый хәбәрләмәләр җыелмасы итеп тә күзалларга була.
   
Нинди  чара белән белдерелүенә килгәндә, фикерләмә телнең әлегә мәгълүм булган иң зур категорияләреннән – текст белән бәйле. Тик бу әле сөйләм оештырганда фикерләмәгә текстны тач тәңгәл китереп була икән дигән сүз түгел. Фәндә дә әле бу хакыйкать катгый расланмаган. Текст төшенчәсе ике тармакта да кулланыла: телдә һәм сөйләмдә. Без үзебез текстны тел фәне берәмлеге һәм ул, әле генә әйткәнебезчә, фикерләмәне белдерә торган чара дип исәпләп, укучыларыбызны да бу хезмәтне укыганда шуңа күнегергә чакырган хәлдә, фәндә бу төшенчәгә карата әйтелгән  фикерләрне дә кыскача булса да күзәтеп алырга кирәк дип саныйбыз.
   
Нәрсә – ул текст? Әле генә әйтелгәнне кабатлыйк. Сөйләмнең мәгънәви, логик (мантыйкый), коммуникатив, структур-грамматик, интонацион яктан оешкан иң зур берәмлеге текст дип атала. Текст– ул мөстәкыйль җөмләләрнең билгеле бер рәвештә оешуы. Аерым җөмләләр текст эчендә генә яшиләр, текст эчендә генә сөйләмгә кереп китәләр. Аларның барлык мәгънәләре текст эчендә генә ачыла. Текст – сөйләмнең бөтен үзенчәлекләрен үзендә туплаган сөйләм берәмлеге. Һәрбер текст билгеле бер хәбәр алып килә. Бу хәбәр билгеле бер конкрет факт рәвешендә булырга мөмкин. Газетлардагы кыска хәбәрләр – шуның ачык мисалы. Бу хәбәргә язучының үз фикерләре, уйлары кушылган булырга мөмкин. Матбугатта чыккан аналитик характерлы публицистик мәкаләләрдә шундый информация бирелә. Информация подтекст рәвешендә бирелергә дә мөмкин (Сафиуллина, Зәкиев, 2002, 387 б.).
   
Г.Пиро болай ди: “Текст ул мәгълүм бер канал буйлап озатучыдан (җибәрүчедән) кабул итүчегә мәгълүм бер код кагыйдәләре белән оешкан мәгълүмәт (сообщение). Димәк, мәгълүмәтнең формасы мондый компонентлар берлегеннән тора: субстанция (язу, әйтү, җырлау һ.б.), тел, мәгълүмәт предметы, озатучы (автор), кабул итүче (укучы, тыңлаучы, тамашачы), ниһаять, канал (газет, китап, театр, радио, телевидение һ.б.).
   
Бу – текстны сөйләм берәмлеге дип танудыр. Гомуми характердагы белешмә-сүзлекләр дә бу терминны сөйләмгә якын аспектта аңлата. Мәсәлән, “Китап энциклопедиясе”ндә мондый аңлату бирелгән: “Лингвистикада текст ул берничә (яисә күп) җөмләләрнең тел кагыйдәләре белән берләшкән тезелмәсе. Текстның бәйләнешлелеге грамматик кагыйдәләр һәм мәгънәви мөнәсәбәтләр белән тәэмин ителә. Күләме җөмләдән зуррак булган текстны төзүнең тел кагыйдәләре 60–70 елларда үсеш алган “Металингвистика” (Урыс лингвисты М.М.Бахтин термины), “транслингвистика” (француз семиотигы Р.Борт термины), “текст лингвистикасы”  (немец галимнәре В.Дрейслер, В.Штеемпель) яисә “сөйләм анализы” (американ галим З.Харрис) тармаклары тарафыннан өйрәнелә.
   
Текстны системалы, тирәнтен өйрәнгән галимнәрнең берсе – И.Р.Гальперин . Шулай да аның текстны күзаллавы берникадәр каршылыклы – бер яктан ул аны сөйләм төшенчәсе буларак күзаллый, “текст тел яссылыгында түгел, ә бәлки сөйләм яссылыгында карала торган төшенчә”, ди, “текст ул сөйләм иҗаты процессының аңлы рәвештә оештырылган (ирешелгән) нәтиҗәсе”, ди (Гальперин, 1981, 3 б.). Шул ук вакытта ул, телче буларак, текстны структур яктан тикшерә. Аныңча, текст бары язма сөйләмгә генә карый, язма материалларны гына анализлый, “текст ул чынбарлык кисәгенең график (ягъни язма – И.Н.) чагылышы”, ди.
   
Хәзерге вакытта текстны саф сөйләм категориясе дип карап, шушы тармак кысаларында гына тикшерүче галимнәр булса да (мәсәлән, А.Н.Васильева), без элек-электән текстны, чыннан да, язуга бәйле төшенчә дип күзалларга күнеккән. Татар лингвистикасында да ул шулай берекккән. “Өйрәнү өчен алынган, эчтәлек һәм структур яктан оешкан тоташ сөйләмне текст дип атыйлар,– ди М.З.Зәкиев,– мондый тоташ сөйләм (ягъни текст) буларак , соңгы елларда зур әсәрләрнең аерым бүлекләре, кыскарак хикәя һәм нәсерләр, аерым мәкаләләр, эш кәгазьләреннән гариза, белешмә, ышаныч язуы, беркетмә һ.б. тулысынча алыналар һәм текст дип йөртеләләр. Шуның белән бергә мондый тоташ сөйләмнең аерым өлешләре дә текст итеп өйрәнелергә мөмкин. Беренче төр тоташ сөйләмне, гадәттә, макротекст дип, икенче төрен – кыскарагын микротекст дип атау кабул ителгән (Зәкиев, 1984, 199–200 б.).
   
Беренче мәртәбә диярлек бу автор текст синтаксисы турында сүз башлап җибәрде. Аның җиңел кулыннан хәзер татар  теле фәнендә шушындый исемдә махсус тармак борынланып китте. Без дә текстны хәзер нәкъ менә тел гыйлеме категориясе буларак, ягъни фикерләмәне оештырыр өчен чара буларак анализлап алабыз.
   
Текст төшенчәсе тел һәм сөйләм тармакларыннан тыш башка фәннәрдә дә очрый. Мәсәлән, әдәбият теориясендә (нәзәриясендә) ул – төп берәмлекләрнең берсе. “Текст – авторның үз сүзләре, аның кулъязма хәлендә булган яки басылып чыккан әсәре”, диелә “Әдәбият белеме сүзлеге”ндә (179 б.). Гомумән дә, текстны коммуникация чарасы буларак өйрәнү төрле-төрле фәннәрнең уртак бурычына әверелә бара.
   
Бу хәл текстны төрле яклап өйрәнүгә һәм аның күп төрле билге-үзенчәлекләрен ачуга китергән. Бу – бер яктан, уңай күренеш. Шул ук вакытта күптөрлелек  аерым фәннәрнең үзенә генә хас билгеләрен ачыклаган характеристика бирергә дә комачаулый. Мәсәлән, лингвистикадагы күп билгеләмәләрнең берсе: “текст – мәгънәви, коммуникатив, структур, грамматик, композицион яктан оешкан мөстәкыйль җөмләләрнең бөтенлеге һәм ул тоташ сөйләмнең иң зур берәмлеге булып исәпләнә” (Бондалетов В.Д. Социальная лингвистика, 1987, 16О б.).
   
Яисә икенче бер телче Г.Я.Солганик текстны менә болай күзаллый: җөмләләрдән прозаик строфа оеша, алардан фрагментлар җыела, аннары бүлек, кисәк һәм, ниһаять, тәмамланган әсәр (Солганик, 1973, 187–188 б.).Күрәсез, биредә дә сөйләм билгеләре белән лингвистик билгеләр, әсәр төзелеше төшенчәләре “чәбәләнеп” беткән.
   
Лингвистик категория буларак текстның асыл сыйфатлары нидән гыйбарәт соң?  Бу хакта уйлаганда бик борынгы вакытлардан ук әле телчеләрнең текстны җөмлә итеп күзаллаулары искә төшә. Һиндстанда ҮШ–1Х гасырларда кайбер нәзәри философлар поэма яки драма текстын зур бер җөмлә дип, андагы аерма фикерләрне хәзер без җөмләдә сүзләрне ничек карасак, шулай караганнар, дип әйтәләр. Җөмләнең төп максаты бит фикер берәмлекләрен бербөтен итеп оештыру.
   
Безнеңчә, текстның төп хәсияте – тәмамланган (М.Зәкиевчә әйтсәк, тоташ) фикер бөтенлеген тәшкил итү. Фикер бәйләгечләр – башлыча тел чаралары, менә ни өчен текстның нигездә лингвистика берәмлеге булуы табигый, законлы күренеш.
   
Текст бөтенлегенә телгә кагылмаган  экстра,-паралингвистик чаралар белән дә ирешелә. Алда без аларны телгә алырбыз әле. Күпчелек телче менә мондый бөтенлек юлларын билгеләп үтә: мәгънәви (мантыйкый)  бөтенлек, ягъни мөстәкыйль җөмләләр, синтактик бөтеннәр уртак теманы ачалар; коммуникатив бөтенлек, ягъни мөстәкыйль җөмләләр һәм синтаксик бөтеннәр арасында мантыйкый эзлеклелек була. Җөмләләр актуаль кисәкләрдән тора. Текст шулай ук структур һәм композицион бөтенлекле булырга тиеш. Предикация мәҗбүрияте шулай ук текстка да хас (Гальперин, 21 б.).
   
Бөтенлеккә ирешүнең менә бу юлларының да күпчелеге тел чараларына бәйле. Шуңа күрә дә без алга таба аларына да азмы-күпме тукталырбыз. Шулай да аларның телдән бүтән чаралар белән, әйтик, әдәби-сәнгати: сюжет, композиция һ.б.; контекстуаль-сөйләми: автор сөйләме, туры сөйләм, кыек сөйләм, уртак сөйләм, диалог, монолог һ.б.; композицион-күләми: пункт, параграф, бүлекчә, бүлек, кисәк һ.б.; типографик-техник: кызыл юл, төрле кегль шрифтлар һәм башка полиграфик чаралар белән берләштерелүен әйтергә кирәк.
   
Текстны бәйләү чаралары интеграция дип атала. (И.Р.Гальперин термины). Ул когезиядән (синтаксик бөтенне бәйләү чараларыннан) аерыла. Когезия ул текстның аерым-аерым кисәкләрен бәйли торган грамматик, лексик, семантик һ.б. чаралар формасы. Алар ярдәмендә текст бер контекст-вариациядән икенчесенә күчә бара. Ә интеграция – ул текстның барлык кисәкләрен дә, бөтенлеккә ирешү максатын күздә тотып, берләштерү чаралары. Интеграция өчен когезия чаралары да кулланыла ала; шул ук вакытта ассоциация һәм предсуппозиция мөнәсәбәтләре дә җәлеп ителә. “Когезия – мантыйкый пландагы, ә интеграция психологик  пландагы категория”, ди И.Р.Гальперин,– ... интеграция ул нәтиҗә булуга караганда күбрәк процессны хәтерләтә. Аерым синтаксик бөтеннәрнең, бүлек, бүлекчәләрнең һ.б.ларның мәгънәсен бербөтен итеп берләштереп, интеграция аларның мөстәкыйль семантиясен сүрелдерә (нейтраль итә) һәм әсәрнең бердәм эчтәлегенә буйсындыра. Фәнни, публицистик, эш кәгазьләре текстларына, бер яктан, матур әдәбият әсәрләренә икенче яктан, интеграция төрлечә була.
   
Бу нәзәри тезисларны гамәли мисаллар белән зиһенгә сеңдерү өчен махсус язма әзерләргә кирәктер.
                                                                         Илдар Низамов,
                                                              филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 20.02.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»