|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2020 Җәмгыять
![]() Яман шештән интеккән улы өчен җыелган акчаларны уйнап оттырганБөек Британиянең Йоркшир графлыгының Лидс шәһәрендә яшәүче бер шәфкать туташы яман шештән интеккән улы өчен җыелган акчаларны букмеркер сайтларында уйнап, оттырган. Стейси Уорсли исемле бу хатынның 6 яшьлек улы Тоби Най нейробластомадан җәфа чиккән. Әлеге онкология авыруын дәвалау мәҗбүри медицина страховкасы программасына кермәгәнлектән, шәфкать туташы түләүле медицина хезмәтләренә акча җыюын игълан иткән.
Ул 2017 елның кышында 3 ай эчендә 200 мең фунт (16,3млн сум) акча җыйган.
Уорсли, 2017 елның гыйнвары белән 2018 елның март арасында, ягъни улының гомере кыл өстендә торганда, букмекер сайтларында җыелган акчаларның 100мең фунтын ( 8,1 млн. сум) оттырган. Ул вакытта улы Тоби исән була әле. Кызганычка каршы, малай тиздән үлә.
2019 елның җәендә Лидсның Король суды Уорслины шартлы рәвештә 2 елга төрмәгә утырту турында карар чыгара.
Хатын, кайгысыннан, комарлы уен белән мавыгып китүен әйтә. Хәлбуки, каты үкенүен белдерсә дә, аның бу кыланышын аңлавы да, гафу итүе дә авыр...
Менә Бразилиядә дә шундый ук кызганыч хәл булган. Анда арка мускулы атрофиясеннән интеккән 2 яшьлек Мигель Алвесның дәвалануы өчен җыелган акчаларны малайның әтисе җилгә очыра. Кызганычка каршы, дәвалау булмагач бала үлә. Әти дигән галәмәт баласы өчен җыелган акчаларны кыйммәтле киемнәр, сәгать, наркотик, хәмер һәм фәхишәләр өчен туздыра.
Автор : Кадикова Резида
Чыганак: Лента.ру
Фото: Лента. ру
--- |
Иң күп укылган
|