|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.07.2010 Шоу-бизнес
ЗӨЛФИЯ КАМАЛОВА ҺӘМ МУБАЙ БЕР СӘХНӘДӘ ЧЫГЫШ ЯСЫЙ. ПЕРМЬДӘ3-4 июль көннәрендә Пермь шәһәрендә “Движение” дип аталган яңа фестиваль ачыла. Аның оештыручысы һәм идея авторы – Россиядә танылган промоутер Александр Чепарухин, Казанда ул “Тынычлыкның яратылышы” фестивален оештыруы белән дә танылган. Пермьдәге “Хәрәкәт”тә быелгы “Сотворение” тулы составы белән диярлек катнаша. Чит ил музыкаль төркемнәре MOLOTOV (Мексика), Океан Эльзi (Киев), Run Run Run (США), Kultur shock (Болгария-США) белән беррәттән Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зөлфия Камалова да чыгыш ясаячак. Зөлфия шулай ук беренче “Сотворение” кунагы иде. Ә менә икенче фестивальдә җырлап халыкка танылган Мубай Пермьдә “Яңа исемнәр” программасында катнаша.
|
Иң күп укылган
|