|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.02.2020 Шоу-бизнес
"Үз кулыгыз белән яздыгызмы, эшсез каласыгыз киләме?" Җырчы Эльвира Хамматова мәгариф министрлыгына хат язган һәм эшеннән киткәнКазанның бер гимназиясендә укытучы булып өстәмә хезмәт куйган җырчы Эльвира Хамматова гаделсезлек аркасында эшеннән китәргә мәҗбүр булган. Алай гына да түгел, мәгариф министрына шикаять тә юллаган. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, гауга башкаланың Совет районында мәктәп укучылары арасында үткән "Татар кызы, татар егете 2019" бәйгесендә килеп чыккан. Бу хәл турында Эльвира Хамматова инстаграмында болай дип уртаклаша: "Мин бу теманы башка кузгатмам дип уйлаган идем, тик "Нәрсә белән бетте ул конкурс ","Сезнекеләргә берәр урын бирделәрме","Мәктәптә эшләп йөрисезме" дигән сораулар күп килде", ди җырчы. Әлеге бәйге үтү белән 2 атна эчендә ул, юрист табып, мәгариф министрына хат юллаган. Ниндидер сәбәпләр аркасында шәһәр этабына 2 пар үтүен, балаларның су ,өчпочмак, эзләп йөрүләрен - чөнки буфет табын кору белән мәшгуль иде, дипломнар һ.б хакында язган ул бу шикаятендә.
"Шушы эшләр белән "янып-көеп", балалар өчен үртәлеп, бу гаделсезлекне төзәтик дип йөргән чакта - барысының да чын йөзе күренде! Мәктәп директорының "Татар кызы, татар егете 2019" турында төн чыкканчы фикере үзгәргән, Мәгариф идарәсенең миңа "әйтер сүзләре" барлыкка килгән... Моңа кадәр белем бирү системасының бу кадәр "көчле" эшләвен белми идем... Ә иң тетрәндергәне, министрлыкка юлланган хат астында кул куйган 5 хезмәттәшемнең 4-сенә шалтыратып, "үз кулыгыз белән теләп куйдыгызмы, эшсез каласыгыз киләме" дигән сүзләр булды", дип сөйли җырчы.
"Күп кенә гәзета-журналларга үз фикеремне җиткердем. Язма әзерләгәндә 2 сәгать буе бу хәлләрне сөйләп бетерә алмадым... "Эльвира кебек шактый тыныч холыклы ханым тиктомалдан гына мондый хисле хат язмас... Димәк җирлек бар һәм аның бу хакта чаң сугуы бик кирәк иде.Чөнки алдагы елларда да "Татар егете, татар кызы" бәйгеләреннән соң сүзләр шактый йөрде" -дип язып чыктылар!
Миннән моны, күрәмсең, бер кем көтмәгән. Ә хәзер уйлап карагыз, нәрсә өчен бу? Дөреслекне әйтеп, язып, балаларымның лаеклы икәнен җиткергәнем өчен! Мин зур өметләр баглаган хатка да анык җавап булмады, янәсе шулай булырга тиеш булган! Әлеге "конкурсның" нәтиҗәләре кабат каралмый дип җавап юллаганнар.
Кыскасы, җавап билгеле иде ...Чыгыш ясар өчен, бүләк бирдертү өчен дәрәҗәле артистларны ничек итеп китертүләрен дә, мәктәпкә "зурга китсә, җыйнаулашып каршы барып кул куерга" кушылуын да мин беләм. Әле бу бер өлеше генә. Минем 6 яшьлек улыма ЯХШЫ мәктәп булмаячагын искәртүегез өчен, "без болай эшли алмыйбыз " дип матур итеп үз фикерләрегезне җиткерүегез өчен Рәхмәт Сезгә!
Тормыш "багажы" туплап, мәгариф өлкәсендә башка эшләмәячәгемне, үз балаларымның бер генә конкурста да катнашмаячагын аңлап, мин эштән киттем!!! Мин башка укытучы да бу гимназия кешесе дә түгел!
Мин бу конкурс хакында үз фикеремне Татарстанның Атказанган Артисты - Эльвира Хамматова исеменнән җиткергән булсам, эш, һичшиксез, башка юнәлеш алган булыр иде! Димәк миңа үсәсе! Ә сезгә "моның" белән яшисе!" - дип ачынып яза җырчы.
--- |
Иң күп укылган
|