|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.02.2020 Мәдәният
Мәскәүдә узачак җырчылар “туе”на нинди ике “йолдыз” кунак киләчәк?Мәскәүдә узачак “туй”га ике атна вакыт калды. Рәшит ВаҺапов фестивале җырчылары Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов ваһаповчы җырчылар белән Россия һәм Татарстан буйлап иҗади сәфәрдә. “Туйның 5нче көне” концертын Мәскәүдә 24нче февральдә “Зуев” мәдәният сараенда гөрләтәчәкләр. Иң шәп яңалыкны концертка килүчеләр генә белә алачак. Яшьләрне котларга ике “йолдыз” киләчәк. Нинди кунаклар чыгыш ясаячагы әлегә сер. Кемнәр булачагын фаразлаган тамашачылар исә инстаграмда комментарийларда язып, җавап вариантларын тәкъдим итәргә мөмкин. “Туй концертлары” графигы март, апрель аена да билгеле. Афишага күз салып, үз районыгызны, шәһәрегезне эзләп табып, “туй”да түрдә үк булмаса да, яхшы урыннарны алып калырга ашыгыгыз, дуслар. Яшь пар, җырчы гаилә Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина, Рәшит Ваһапов фестивале җырчылары сезне көтеп кала.
--- |
Иң күп укылган
|