|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.02.2020 Хәвеф-хәтәр
Бер хатын кибеттән алган иттә суалчан тапкан8 февраль көнне уфалы ханым социаль челтәрләрдә җирәнү тойгысы уяткан фотосурәт урнаштырган. Полина В. билгеле компания җитештергән стейк (кыздырып ашар өчен махсус киселгән ит кисәге) сатып алган. Мәрмәр сыер ите "чын йөзен" соңрак күрсәткән... Аны әзерләп ашый башлагач кына Полина иттә эре суалчан барлыгын күргән.
Уфалы ханым язуынча, стейкны ул киң таралган кибетләр челтәреннән алган.
Ул бозылган ит кисәген экспертизага илтеп бирергә ниятли. Интернет-кулланучылар суалчанның кибеттә саклау шартлары үтәлмәгәнгә барлыкка килүен фаразлый. Әмма шул ук вакытта стейкларны җитештерүче компанияне гаепләүчеләр да юк түгел.
Автор : Шакирҗанова Әлфия
Чыганак: Bash.news
Фото: Социаль челтәрләрдән.
--- |
Иң күп укылган
|