|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.02.2020 Мәдәният
Җырчы Булат Балтановка - 85 яшьГомере буе Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшләгән сәнгать әһеле, җырчы Булат Балтановка 7 февральдә 85 яшь тула! Булат Лотфулла улы Балтанов ТАССРның Краснобор (хәзерге Әгерҗе) районы Балтач авылында туа.
Алабуга педагогия институтының физика-математика факультетында белем ала, соңрак – 1964 елда – Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген тәмамлый.
Булат Балтанов студент елларында ук Татар дәүләт опера һәм балет театрының мәшһүр артистлары Фәхри Насретдинов, Венера Шәрипова, Идеал Ишбүләков, Рәйсә Билалова, Зөләйха Хисмәтуллина һәм башка җырчыларның концерт бригадаларында республикабыз районнарында чыгышлар ясап, сәхнә тәҗрибәсе ала.
1969 –1985 елларда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә җырчы-солист булып эшли, 1985-1997 елларда администратор вазифасын башкара. Филармониядә эшләү елларында ул күренекле сәхнә осталары Әлфия Афзалова, Эмиль Җәләлетдинов, Габдулла Рәхимкуловлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясый.
Булат ага хәзер Татар дәүләт филармониясенә «Илһамият» сәхнә ветераннары катнашында оештырылган чараларга, очрашу кичәләренә еш килә. 2017 елда филармония бакчасында ул үзенең «исемле чыршы»сын утыртты.
Булат Балтановның бер кызыклы шөгыле бар – сәгатьләр төзәтү. Бу күпъеллык шөгылен бүген дә ташламый ул, өендә төрле зурлыктагы сәгатьләр келт-келт килеп эшләп, эшләмәгәннәре – Булат ага кулыннан «терелү» көтеп торалар.
Сәхнә каһарманы, гаҗәеп тыйнак, тәрбияле, зыялы сәхнә ветераны Булат Балтановка саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле мизгелләренең күп булуын, гомер сәгатенең төзеклеген, балаларының игелеген күреп яшәвен телибез.
Солист – Булат Балтанов, баяннарда: Фәрит Хатыйпов, Ирек Галимов. Алма-Ата шәһәре телестудиясе. 1978ел
Җырлый Булат Балтанов. Баянда - Марс Макаров
Булат Балтанов. Баянчы Фәрит Хатыйпов. 1972 ел.
Сулдан уңга: Илһам Мостафин, Булат Балтанов, Фәрит Хатыйпов.80нче еллар
Сулдан уңга: Дамир Нәбиуллин, Булат Балтанов, Илдар Җәббаров
Сулдан уңга: Мәрзия Вәлиева, Хәйдәр Сафин, ..., Булат Балтанов
Әлфия Авзалова белән гастрольләрдә
Казан шәһәренең 94нче номерлы мәктәп укучылары белән. Сулдан уңга: Флюра Сөләйманова, Җәүдәт Фәйзи, Булат Балтанов. 1972 ел.
Алабуга педагогия институты студентлары композитор Заһид Хәбибуллин (уртада - беренче рәттә) белән. Булат Балтанов уңнана икенче, икенче рәттә.
Сәхнә осталары (сулдан уңга:) Рамил Курамшин, Булат Балтанов, Фәрит Хатыйпов, Рабига Сибгатуллина. Исемле чыршылар утырткач. Филармония бакчасы. 2017 ел
--- |
Иң күп укылган
|