|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.02.2020 Матбугат
"Тапшыруда башка алып баручы булачагын әйткәч..." - Ландыш Гарифуллина "Мәйдан" каналыннан ник китүен әйтте"Мәйдан" телеканалында "Казан кичләре"н алып баручы Ландыш Гарифуллина үзенең китүе хакында хәбәр итә. "8 февральдә - яраткан телеканалымда соңгы эш көне" ди ул. Аның сүзләрен "Матбугат.ру"да бераз кыскартып бирергә булдык: "Кайчандыр мин меңләгән хыяллары булган гади авыл кызы идем. Дөрес, мин бүген чеп-чи авыл кызы, җомга авылга кайтуга, галошымны киям дә, үз стихиямә чумам. Студент еллардагы хыялларым чынга ашты: телеканалга эшкә кердем, артистлар белән аралаштым, һәм, ниһаять, тапшыру алып баручысы ролендә үземне сынап карадым. Минем өчен һәр эшемдә бер генә мөһим як бар - өйдәгеләремнең уңышларыма сөенүләре.
"Казан кичләре"н һәр атна караган матур әбием, 3 ел дәвамында эшләремә миннән дә ныграк сөенүегез өчен чын күңелдән рәхмәт. Беләм, мине телеэкраннан күрү - Сезнең өчен горурлык. Шуңадырмы, акчасыз тилмергәндә дә ярдәм итә килдегез. ⠀
⠀
"Казан кичләре"ндә сәхнә артында артистларга, тамашачыларга баш катыргыч сораулар биреп, рәхәтләнеп эшли идем. Әле дә урамда әбиләр, апалар шул проект аша таный. "Ачыктан-ачык" тапшыруына да җанымны бирдем, көчемне керттем, ләкин никтер миндә: "Ооо, бу атнаны съемкалар!"- дигән шашкын юк иде. Ә "Казан кичләре"нә без кызлар белән гел бер ай алдан әзерләнә башлап, көне килеп терәлгәнче әзерләнә идек.⠀
⠀
Шуңадырмы, тапшыруда башка алып баручы булачагын әйткәч, башымда: "Тәк, хезмәт хакыннан минус фәлән мең",- дигән генә уй туды. ⠀
⠀
Әй, телевизорда күрмәсәгез дә, мине танымый тормассыз әле, шулаймы?! Аллага тапшырып, 3 еллык тәҗрибәмне яңа өлкәгә юнәлтергә булдым. Җылы сүз белән көч бирегез, хәерле юл теләгез, ярыймы?" дип яза Ландыш Гарифуллина.
--- |
Иң күп укылган
|