|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.02.2020 Шоу-бизнес
Майамида яшәүче Иделия Марсның әнисе 66 яшендә янә кияүгә чыккан (ФОТО)Композитор Марс Макаровның кызы Иделия инстаграмда үзенчәлекле хәбәр белән уртаклаша. Инде ун елдан артык Иделия Марс Америкада яши. Кемдер аны ТНВда “Яшьләр тукталышы” тапшыруын алып баручы буларак та хәтерлидер әле. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Иделиянең 66 яшьлек әнисе Фирдания апа кияүгә чыккан икән.
«Минем ни өчен Россиягә кайтканымны сезнең белән уртаклашасым килә. Әнием кияүгә чыкты! Бик борчылдым, чөнки ул ялгызы иде. Әниемә гел шәхси хатын-кыз бәхете теләдем. Булмас кебек иде, чөнки әнигә инде 66 яшь, аның сәламәтлеге начар, өстәвенә артык авырлык белән интегә. Шулай да булды бу! Мин әнием өчен бик бәхетле, аның бәхетле булуын күрү теләгем тормышка ашты», — дип уртаклаша Иделия.
Исегезгә төшерәбез, виртуоз баянчы һәм композитор Марс Макаров 2016 елның мартында 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Татар көенең асылын тирән аңлап, ягъни аны халык бәгыренә үтәрлек итеп уйнаучы баянчылар бармак белән генә санарлык. Марс Макаров әнә шундый оста баянчыларның берсе иде. Аны озату мәрәсименнән фотолар белән "Матбугат.ру"да уртаклашкан идек.
--- |
Иң күп укылган
|