Мэскэулэргэ Татарстаныбыз элэмнэрен жилфердэтеп Казан сэлэмнэрен житкердек
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.02.2020 Шоу-бизнес
Фирдүс Тямаев мәскәүлеләрне елатып кайтты (ВИДЕО)Фирдүс Тямаев һәм аның иҗат командасы 2нче февральдә Мәскәүне гөрләтте. “Космос” концерт залында җырчы өр-яңа сигезенче сезон концерт программасын тәкъдим итте. “Мәскәүләргә Татарстаныбыз әләмнәрен җилфердәтеп, Казан сәламнәрен җиткердек”, - дип яза җырчы үзе. Җырчының яңа концертында игътибарны иң җәлеп иткәне артистларның Болгар чорындагы хәрбиләре киемнәрен хәтерләткән костюмнардан чыгышын әйтергә кирәк. Инстаграмда әлеге татар халкының тарихи элементларын кулланып сәхнәләштерелгән бию турында да тамашачылар, гадәттәгечә, үз фикерләрен калдырган. Фикерләрне укыганда бу араларда татар халкы арасында шактый авырткан тема булган, күп бәхәсләр уяткан, башкорт милләтенә авыштыру моментлары да сизелә. Тамашачылар “бу татар биюе түгел, башкорт биюе”, “Татарстан әләме астында башкорт биюе”, “башкорт түгел элеккеге татар хәрби биюләре ул, татар белән башкорт тугандаш халык” дип үз фикерләрен язалар.
Икенчедән, 3нче февральдә туган көне уңаеннан, җырчы сәхнәдән әти-әнисенә рәхмәт сүзләре ирештереп, туган көненең әти-әнисенең бәйрәме булуын әйтә. Шул уңайдан ул әнисенә бәйле хатирәне искә төшереп, ун елдан соң әнисенең теләгән теләге кабул булып, 2012 елда ничек Казанны “яулаганын” сөйли, Мәскәү тамашачыларын күңелләре нечкәреп, күзләре яшьләнергә мәҗбүр итә. Шуннан соң “Ташлап китмә, әни” җырын мәскәүлеләр аягүрә басып тыңлый хәтта.
--- |
Иң күп укылган
|