Посмотреть эту публикацию в Instagram
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.01.2020 Мәдәният
“Миркәй белән Айсылу”ны кеше әйткән бер сүз аера. Камал театрында Нәкый Исәнбәтне искә алаларИртәгә, 1 февральдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Нәкый Исәнбәтне (1899-1992) искә алу кичәсе уза. Әлеге кичә күренекле татар язучысының тууына 120 ел тулуга багышлана. Искә алу кичәсе 18:00 сәгатьтә башлана һәм “Миркәй белән Айсылу” спектакле белән дәвам итә.
Бер сүз... Бер сүз кеше тормышының астын-өскә китерергә, ике йөрәкне бер-берсеннән аерырга җитә кала. Җырда да бит «Бер сүз җитә кеше җанын яраларга, бер сүз җитә шул ярадан араларга», дип җырлыйлармы әле?! Миркәй белән Айсылуны бер-берсеннән аеру өчен дә бер сүз җитә кала. Ә бит бик бәхетле булып яшисе иде дә, яшисе иде… Нинди сүз дисезме? 1 февраль 18:00 сәгатьтә Камал театрына килегез, белерсез!
Билет алыр өчен касса номеры: 293-03-74
--- |
Иң күп укылган
|