❤️Игътибар! Игътибар!!! ИншаАллаh, Сезне Казанда Концертыбызга көтәбез!!!!!
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.01.2020 Дин
Ильяс Халиковның Казанда узачак концертында хаҗга юллама отарга мөмкинИльяс Халиков һәм “Мөнбәр” татар-дини театры Казанда узачак концертында тамашачылар арасында Гомрә хаҗына юллама уйната! 17 апрельдә Сәйдәш мәдәният үзәгендә узачак концерт “Мәдрәсә – белем чишмәсе” дип атала. Бу дини-милли концертта рухи якта баеп кайту өстенә, әле көтелмәгән җирдән бүләкләр дә отып кую мөмкинлеге бар. Хаҗга юлламадан тыш, тагын Корбан сарыгына сертификат, шулай ук “Тантана” рестораныннан, “Амира” мөселман киемнәре кибетеннән һәм хиджама ясату өчен бүләк-сертификатлар каралган.
Булачак концерт уңаеннан Ильяс Халиков Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән дә киңәшләшкән. Мөфти хәзрәт җырчыга концерты һәм бүләкләре турында хуплау сүзләре ирештергән.
Билетлар сатып алу буенча 879393652973 телефон номерына мөрәҗәгать итүегез сорала.
--- |
Иң күп укылган
|