|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.01.2020 Фаҗига
Татарстанда фаҗига: күп балалы ана янгыннан ике баланы чыгарган, өченче улы һәлак булган (ВИДЕО)Бүген Әлмәт районында фаҗига булган. Иртәнге тугызларда Кичүчат авылында Юлдаш урамындагы шәхси йортта янгын чыккан. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, янгында 5 яшьлек төпчек бала һәлак булган. Тагын ике баланы әниләре коткара алган. Әтиләре дә зыян күргән. Янгын сүндерүчеләргә 100 кв. метр мәйданда янгын сүндерү өчен 40 минуттан артык вакыт кирәк булган, дип хәбәр итә МЧС хезмәте. Әлеге йортта күп балалы гаилә яшәве билгеле. Янгын хатын-кыз кухняда, ә өч бала бүлмәдә булганда башланган. Балаларның кычкыруын ишетеп, әниләре бүлмәгә йөгереп чыга һәм ике баланы күтәреп урамга йөгереп чыга. Өченчесен бу мизгелдә бүлмәдә таба алмый. Ул аның артыннан өйгә кире керергә тырышса да, ялкын телләре моны эшләргә ирек бирми. Кайтып кергән гаилә башлыгы да тәрәзәне ватып, өйгә керергә маташса да, төтен юлына аркылы төшә. Ир-ат үзе дә зыян күрә. "Матбугат.ру" ачыклаганча, хәзер фаҗиганең берничә сәбәбе карала, шул исәптән балалар шуклыгы да.
--- |
Иң күп укылган
|