|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.01.2020 Шоу-бизнес
Вәсилә Фәттахованың улы: «Әни табут эчендә ятамы соң?»
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Габдерәкыйпов Шәһри Казан хәбәрчесе Зоя Солошинага кызының операциясе, улының аңа үпкәләве һәм үзенең шәхси тормышы турында сөйләгән. "Бар да әкеренләп. Кәрим икенче сыйныфта укып йөри. Тиздән - туган көне, 9 яшь тула. Кәмилә әлегә тәпи китмәсә дә, үсешендә үзгәрешләр бар. Үзенчә сөйләшә, уйный. Туганда оча сөяге һәм бот буыннары зыян күргән, шуңа күрә, быелга операция планлаштырдык. Операция Мәскәүдә булачак", - дигән ул.
"Кәрим әнисен еш хәтеренә төшерәме? Елыймы?" дигән сорауга җавап итеп: "Еш моңая. "Әни табут эчендә ятамы соң?" - кебек сораулар биреп куя ул, үзем дә аптырыйм. Ул барын да аңлый, йөрәге сыкраса да, түзә. Күптән түгел әнисенең машинасын сатырга туры килде. Тик тора, еллар узган саен моделе дә искерә, чери... Башта Кәримгә машинаны сервиста дип алдадым. Ә инде сатканны белгәч, үпкәләде. Кызганыч, истәлек итеп саклый торган әйбер түгел шул", - дип уртаклашкан Илгиз Габдерәкыйпов.
--- |
Иң күп укылган
|