• 11.04 "Микрофонсыз концерт". Казан. БКЗ. 18.00
  • 14.04 "Безнең җыр" иҗат лабораториясенең гала-концерты. Филармония. 18:30
  • 20.04 Вәис Бәйрәмовның иҗат кичәсе.Филармония. 18.30
  • 29.04 Фердинанд Фәтхинең юбилей концерты. Филармония. 18.30
Туган көннәр
  • 02 Апрель Ренат Акчурин
  • 02 Апрель Эльвира Хамматова
  • 02 Апрель Ләис Зөлкарнәй
  • 02 Апрель Наил Фәйзетдинов
  • 03 Апрель Рүзәл Әхмәдиев
  • 03 Апрель Ландыш Хөсәенова
  • 03 Апрель Фидарис Мортазин
  • 04 Апрель Руфия Рәхмәтуллина
  • 05 Апрель Гайнан Мөхәммәтҗанов (1940-2003)
  • 05 Апрель Ирек Мортазин
  • Казан.Губкина урамында 1 булмэле кв.озак вакытка арендага бирелэ.Барлык унайлыкларда бар.17 мен сум .Собственник. 89534003932
  • Актаныш,ярылган каен утыны сатыла! Телефон:89274777038
  • Ркб ягыннан квартира или булма снимать итабез тел 89393923808
  • Кама Тамагы районы, Сатлыган авылында йорты белэн участок сатыла. Янэшэдэ генэ кул бар, бик матур урында урнашкан. Жире 25 сутый. Тел 89053163640.
  • Авыл күкәе сатам (твыкныкы). 30 күкәйдән башлап бушлай китереп тә бирәм. Бәясе: 10 шт. - 70 сум. Гүзәл 89959816220 Казан).
  • АКТАНЫШТА СЕНЧЕК ХЭМ МАЛ ЧОГЕНДЕРЕ ОРЛЫГЫ САТЫЛА Т 8987413 8346
  • Актаныш.Жалюзи, Рулонные шторы, Москитные сетки (ремонт сеток), рольставни, римские шторы.89375814252 Айдар
  • Актаныш.тонировка бронь авто.89375814252
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Арча районы Курса-почмак авылы уртасында барлык уңайлыклары булган йорт сатам.37 сутый җире бар.Җиләк-җимеш бакчасы 16сут.каралган. тел.89510608150

 

 
Архив
 

               

29.01.2020 Фаҗига

Айгөл вафат. Өч баласы ятим. Җинаятьче иректә

Якшәмбе көнне Чиләбе өлкәсенең Әшә шәһәре дәваханәсендә 32 яшьлек Айгөл Галәева вафат булган. Аны Салават районының Яхъя авылында кыйнаганнар.

Айгөлнең әнисе Зәлифә узган пәнҗешәмбедә Әшә дәваханәсенә кызын күерергә барган. Ул бик начар хәлдә, караучысыз яткан һәм якшәмбе көнне вафат булган. Документларда рәсми диагноз буларак пневмония күрсәтелгән.
 
32 яшьлек хатынны Кропачеводан 7 чакрым ераклыкта урнашкан кечкенә генә авылда җирләгәннәр. Зәлифә балаларга опеканы рәсмиләштергән.
 
Алар әниләрен югалтуны бик авыр кичерә. "Өлкәннәре бик елый, ә кечкенәсе әле аңламый», – ди Зәлифә.
 
Айгөлне октябрь азагында кыйнаганнар. Ул Салават районының Яхъя авылына, өйдәш иренә кунакка килгән. Зәлифә сүзләренә караганда, ул көнне йортта 8 кеше булган, барысы да эчкән. Ниндидер сәбәпләр аркасында алар хатынны кыйнаган, өйдәш ире өстенә менеп сикергән. Тәнендә тере җире калмагана хатын аңын югалткан. Әмма аңа беркем дә ярдәмгә килмәгән - йортта күңел ачу дәвам иткән.
 
"Өйдә ирнең сеңлесе, әнисе, тагын берничә хатын була. Иртән уянып китеп баш төзәтәләр, ә Айгөл шулай ук аңсыз ята, аны йоклый дип уйлыйлар", - Зәлифә.
 
Кызының реанимациядә ятуы турында ул өч көн узгач кына белә.
 
"Айгөлне кыйнау турындагы эшне 9 декабрьдә генә башлап җибәрделәр. Аның өйдәшенең туганнары арасында полиция хезмәткәрләре бар. Моңа кадәр дә ул Айгөлне кыйный иде, хәтта ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән дә мәхрүм иттеләр үзен. Мин аларның аралашуына каршы булдым, тыңламады бит", - дип елый ана кеше.
 
Кичә бу хакта беренче каналда "Мужское и женское" тапшырунда да сүз барды, дип яза Кызыл таң.
 
Полициядә хәбәр итүләренчә, җинаять эше «Аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү» мәддәсе буенча кузгатылган. Айгөл вафатыннан соң, эш Тикшерү комитетына тапшырылырга тиеш.
 
Айгөл гаиләсенә ярдәм итәргә теләсәгез, 4276 0600 4487 1328 санлы "Саклык банкы" картасына хәлдән килгәнчә акча җибәрә аласыз.
Фото: BNEWS сайтыннан.
Автор: Резида Валитова

---
Матбугат.ру
№ --- | 29.01.2020
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№7 (908010) / 30.01.2020 19:05:33


Шщърщ килен ьырыныж кайбер өзекләре
Кайната кеше килененә гашыйк була да, улын җәйләүгә җибәреп килене белән йоклый.
Билге лә генә ҡуйҙым, ай, биләнгә,
Шәүрә килен киләм лә тигәнгә.
Ҡәнәфер ҙә сәйнәп, бөрктөм баҙыян
Шәүрә килен дә кейгән еләнгә.
Шәүрә килен дә кейгән еләндең
Итәк осҡайҙары ла мунсаҡлы.
Айға ла ғына, көнгә тиңләмәйем,
Һылыулығың, Шәүрәкәй, шул саҡлы.
Һауала ғына осҡан, ай, аҫыл ҡош,
Ыласын (лачын) ғына тиһәм дә, биле ала.
Эскенәйем тулып, ай, ут яна,
Һунһен генә тиһәм, бүтән ни ҡала?
Юк йомышкаемны барлар итеп
Алдатып ла ишек ачтырдым
Һич ни уйламаган киленемне
Кочагыма алып яткырдым.
(яки Һикеләргә ләй һузып яткырзым)...
Чәчкә атса гөлләр әй баллана
Бал кортлары кунып ла бал ала
Болан баласыдай үскән кыз бала.
Сөйгән генә булып та алдана.
Шәүрә киленгә дә кайнатасы ошап китә. Болар арасында роман башлана.
Шәүрә килен кигән күлмәгеңнең
Итәк очкаеннан җиде тотым.
Көндез сөйләшергә җаным ояла
Сөйләшербез җаныем төн озын
Шәүрә килен кигән җиләнеңнең
Ике чалгыеның җиңе озын
Кабаланма кайным, кабаланма
Сөешербез әле төн озын.
Юл буйкайларын буйлап кайнем килә
Читекләре ләй – кызыл күгәрчен
Куып тотсаң мине – бер сөярсең,
Тоталмасаң – шәһит китәрсең.
(яки тоталмасаң егылып үләрсең)
Шәүрә киленнең куплетлары күп, төрле якларда төрлечә җырлыйлар, каты гына эротика кергән куплетлары да шактый, тик рәсми басмаларда аларын бик күрсәтмиләр.

№6 (908009) / 30.01.2020 19:02:00

Синең ул хатының татар түгел, башкорттыр ул алай эчкәч. Татар хатыннары барыбер башкорт хатыннары кебек булдыра алмыйлдар инде. Эчүдә дә, йөрүдә дә, ирләренә каршы торуда – аеруча. Алар “Кабырганың етенсеһе – тәнәйнеке була ул” (урта кабырга, күкрәк туры, тәнәй күпме тотып, уалап, кыскалап торса да аны, шул кабырга турын, ягъни күкрәкне, – гөнаһ түгел үзенең тота, тәнәй – ирнең энесе була. Аннары “Киленгә кәләш алганчы тәнәйне үрәтү якшы” (килен кеше иренең энесен гаилә тормышының бар моментларына да өйрәтеп куйса бер дә начар түгел). Алар бабаларын олатай диләр. Нигә?
Чөнки бала кайсы атасының икәне билгесез, үз атасыныкымы, әллә инде атасының атасыныкымы. Яшьләр элек мал көтеп җәйләүгә чыгып китә торган булганнар, авыллардан 50-шәр, хәтта 100-әр чарымнарга, тирмәдә яшәгәннәр, ә килен кеше өйдә торып калган, кайнатасы карамагында. Бу турыда аларның Шәүрә килен дигзән җырлары да бар. Бер башкртның килене белән романы турында

№5 (908008) / 30.01.2020 15:20:40

Илшат, татар хатыннары да хэзер бирешеп бармый, мин узем исереп, артык кычкырына башласа тузан каккыч белэн тондырам узенэ.Бераз вакытка тынып тора. Кул кутэруне башта ук тыйдым. Тик менэ эчуен ташлата алмыйм. Кешенез уз башында булмаса юк, улгэнче эчэ. Ну безнен авылда элек ирлэр коянтэ белэн су ташымыйлар иде, янэсе бу ирлэр эше тугел. Сыер да саумадылар. Йорт эшен кубрэк хатыннар эшлэде. Башкорт хатыннарынын тотнаксызлыгы турында ишеткэнем бар, эчунен дэ кимен куймыйлар, ир остеннэн йору дэ алар очен гонах тугел.

№4 (907997) / 29.01.2020 21:29:43

Салават районы – татар-башкорт районы. Районның кыр ягын татар очы диләр, анда халык игенчелек, һөнәрчелек, сәүдә белән шөгыльләнгән борын заманнардан, авыллары зур, күркәм, район үзәге Малаяз да – шул татар очы авылы, борынгы зур татар авылы, Нәкый Исәнбәтнең туган авылы. Элек анда (бер анда гына түгел, башка татар авылларында да) татарча укыталар иде, халыкны татар итеп язалар иде җанисәптә, хәзер анда бер генә татар мәктәбе дә калмады, 90-чы елларда барысын да башкортчага күчереп бетерделәр, халкын да башкорт дип яздылар, мәктәпләрдә татарча сөйләштермиләр дә хәтта. Чөнкт 90-чы елларда бар түрәләрне, врачларны, укытучыларны башкортларга алмаштырып бетерделәр. Районның урман ягын, Урал ягын – башкорт очы диләр. Авыллар зур түгел, халык борынгыдан малчылык, сунарчылык, умартачылык белән шөгыльләнгән. Яхья авылы – шул башкорт очы авылы. Чынлыкта исә алар татарлашкан финугырлар, истәкләр, тик аларга барын, катай кебек монгол кабиләләре компоненты нык кына өстәлгән 13 гасырдан башлап.

№3 (907996) / 29.01.2020 21:29:15

Сабак, сабак һәм сабак бу татарга.
Башка милләт вәкилләренә кияүгә чыкмаска.
Башкортлар аеруча хатынны татардан алырга тырыша.
Татар хатыны басынкы, юаш, баласын, ирен яхшы тәрбияли, күпме генә тукмасаң да, аерылмый да, кайтып та китми, минем гаиләм, минем балаларым ди, түзә. Башкортлар “Катын алһаң, ал алыстан (ерактан), касып кайтып китмәһен”, “Катын алһаң ал алыстан, заттары (туган-тумачасы) килеп йөрмәһен”, “Йылкы алһаң – йәнен ал (җанын ал), катын алһаң – котон ал” диләр. Ягъни, елкы сатып алдың икән, аны бәйләп куеп ярымүлгәнче яр чыбыркы белән, шуннан соң ул күндәм, каршылыксыз, юаш булыр, хатын алсаң да шуны ук эшлә, коты очсын ул хатынның, иреннән гел куркып, өркеп торсын, дер калтырап торсые ире каршында. Менә бу хатын шуңа ачык бер мисал да инде. Күпме тукмалган, кыйналган иреннән, тик барыбер аннары аның янына килгән. Үз башына килгән. Иренең аналары, башка туганнары карап торганнар моны тукмаганын, хатын кеше шулай тукмалырга тиеш дип, кысылмаганнар бер дә.

№2 (907995) / 29.01.2020 21:28:35

Аннары анда халык нык эчә, ирләр берни дә эшләми, мал да карамый, су да ташымый. Башкорт өендә сусыз утырса утыра, суга бармый, “Бу – бисәләр эше” дип. Суга барса башка башкортлар аннан көлә, Нәмә, бисә булдыңмы, һыу ташып йөрөйһең” дип. Һич тә булмаса, күрше хатыныннан сорап су китертә. Электән шулай килә ул аларда. Башкортлар казаклар кебек хәрби җыеннарга йөргәннәр, атта чапканнар, Урта Азия ханлыклары, әмирлекләре, Кырымга барымтага (походка) йөргәннәр, шуннан талап күп әйберләр алып кайтканнар. Дөнья көтү, балаларны карау – тулысынча хатыннар җилкәсендә булган. Бүгенге көнгә кадәр әле аларда шулай. Татар хатыны башкорт өчен чып-чын хәзинә инде ул. Юаш, мескен, ире өстеннән дә йөрми. Башкорт хатыны кара-каршы сугыша ире белән, җиңә алмаса, туганнарын китреп кыйната, ире өстеннән йөри, аракы эчә. Шуңа да Уфада, башка шәһәзрләрдә укыган башкортлар, аннан татар кызын алып кайтырга тырыша. Теге диваналар, әй бу бик кызык сөйләшә, матур гына егет дип аңа чыгалар да, бар гомерләре кыйналып, тукмалып, көн-төн эшләп үтә. Мин йөзләгән шундый татар хатыннарын беләм, 30 яшьләренә 70 яшьлек әбиләргә әйләнгән, елый-елый күзләре күгәреп беткән, тукмалудан бер генә сәламәт җире дә калмаган татар хатыннарын.
Сабак, сабак бу татар хатын-кызларына.

№1 (907992) / 29.01.2020 14:49:08

Оч баласы була торып нигэ эчэ торган урынга барган, бэлки узе дэ эчкэндер. Эзлэгэнен тапкан инде, кутенэ курэ таман. Тик балалар гына жэл.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казанская филармония
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Глобэкс промоушен
Dj Radik