поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.01.2020 Шоу-бизнес

Венера Ганиева Салават турында "Морҗасыннан төтен чыга башласа, беттек, димәк тагын төне буе..."

Татарстан һәм Башкорстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Казан дәүләт мәдәният институты бинасында милләткә бик кирәкле һөнәр кешеләре туа дигән фикердә. «Бер генә атна җырсыз, моңсыз телевизор һәм радионы сүндереп яшәп карагыз, шуннан соң безнең бу дөньяда никадәр кирәкле икәнне белерсез», — ди ул.

Бу хакта җырчы студентлары белән очрашуда сөйләде, дип яза Татар-информ.
 
«Кеше бөеклеген белмәс иде, үлмәсә», — дип әйткәннәр. Мин шулкадәр яхшы кеше икән, үзем дә шаккатып утырдым. Бераз арттыргансыз да. Иң яхшы билге — «бишле». Тагын берсе фигуралы шууда бар — «алтылы». Башка билге була алмый. Мин юбилеемны иң матур яшь дип исәплим. Быелгы тамашамны да мин «икенче утыз еллыкның беренче концерты» дип атадым», — диде Салават Фәтхетдинов.
 
Пародия остасы Алсу Фаракшина фикеренчә, әгәр дә Салават Фәтхетдинов үзенә пародия ясаучыларны кабул итмәгән булса, алар зур сәхнәләрдә йөрмәс иде. «Аяк чала дип әйтмим, киресенчә, үсәргә мөмкинчелек, дөрес юнәлеш бирә. Никадәр тырышсалар да, аның кебек бер кеше дә булдыра алмый. Аныңча җырлаучылар сәхнәдә озак тормый, һәр артистның шәхси стиле булырга тиеш. Яхшы очракта аерым пародия номеры эшләү кирәк», — ди ул.
 
«Салават абыйны гаепләмәсәләр, сөйләмәсәләр — ул алай ук танылмас иде, үзен „пиар"ларга ярата. Дөрес эшли дип уйлыйм, кара пиар да кирәк: кешедә кызыксыну уяна. Бер имтиханыбыз да ансыз үтмәде. Салават Зәкиевич кирәк җирдә сүгә дә, мактый да белә. Таптап, сындыра да ала, аннан соң «минем укучым», дип тә якларга мөмкин. Шуңа күрә Салават абыйны белер өчен, анда укып карарга кирәк», — диде Алсу Фаракшина.
 
 
Җырчы Лилия Хәйруллина остазын үзенең артыннан эз калдырырлык шәкертләр тәрбияләгәнен билгеләп үтте. «Иҗат юлым Салават абый башкарган „Җиләкле җәй“ җыры белән бәйле. Кая гына барсаң да, кайсы татар җырчыларын беләсез дип сорагач, гел Салават Фәтхетдинов диләр. Һәр заманның үз герое була, Салават абыйның да эстрадада үз чоры бар. Сөйләм, тел байлыгы ягыннан да аны талант дияр идем», — диде ул.
 
«Эстрада бүлегендә уку тормышымда зур роль уйнады. Институтка кергәндә мин оялчан идем. Салават абый төркемендә ике ел эшләдем, җырлау алымнарына өйрәндем. Берәр нәрсә ошамаса — ачулана. Баштан елый, үпкәли идек, студент вакытта аңлап бетермәдек. „Мин сүгәм икән, моңа сөенергә генә кирәк. Ачуланмасам, димәк, сезгә карата мин битараф“, — дип әйтә иде», — ди җырчы Энҗе Шәймурзина.
 
Профессор Наил Сафиуллин Салават Фәтхетдиновны мәдәният институтын илгә таныткан кешеләрнең берсе булуын искәртте. «Салават театр факультетын тәмамлады. Үзешчән сәнгать режиссер, халык театры режиссеры һөнәре буенча белем алды. Аның „Таһир-Зөһрә“ поэмасыннан монолог эшләгәнен хәтерлим. Коридорда җыр ишетелсә, димәк, Салават килгән. Ул вакытта студентлар да шатланып, көтеп ала иде», — диде ул.
 
Салават Фәтхетдиновның остазы аның сәхнәдә беренче зур адымына театр белеме алуы сәбәпче, дигән фикердә. «Ап-ак костюм-чалбар киеп, Спорт сараенда баскыч төбенә төшеп утырып, иркенләп җырлаучы юк иде. Халык егылып аны көтә иде. Унсигез җыр башкарды дип, кешеләр шаулап чыга иде. Без һәрвакыт Салават белән горурландык. Сезнең бездә ешрак булуыгызны көтеп калабыз», — диде Наил Сафиуллин.
 
«Җырчылар арасында иң бәхетлесе идем: бакча күршесе булдым. Морҗасыннан төтен чыга башласа, беттек дип әйтә идем. Димәк, тагын Салават килгән һәм төне буе мунча кереп, бассейнга чумачаклар. Һәр яз саен Салават кырык тавык, бер әтәч ала иде. Менә шундый күңелле тормышта яшәдек. Иҗади дустыма изге теләкләрем», — диде профессор Венера Ганиева.

---
Матбугат.ру
№ --- | 29.01.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»