|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.01.2020 Фаҗига
Ике яшьлек бала могҗиза белән исән калган, аңа медицина ярдәме күрсәтеләТикшеручелер башкорт авылында шәхси йортта янгын факты буенча җинаять эше кузгаткан. Янгында өч кеше, шул исәптән бала һәлак булган. «Татар-информ» язуынча, шимбә көнне, 25 гыйнварда кичке бишләр тирәсендә Гомәр авылында бүрәнәдән салынган йортта янгын чыккан. Коткаручылар 59 һәм 23 яшьлек ике хатын-кызның, шулай ук 3 яшьлек ир баланың гәүдәләрен тапкан. Ике яшьлек кыз бала исән калган. Ут чыкканны күргән күршеләре аны коткарып кала алган. Хәзер кыз балага медицина ярдәме күрсәтелә.
«Башкортстан Республикасы буенча РФ Тикшерү органнары Ишембай районы Гомәр авылында шәхси торак йортта янгын вакытында өч кешенең үлеме факты буенча (җинаять кодексының 109 маддәсендәге 3 өлешендә каралган (саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кеше үлеменә китерү) җинаять эше кузгатылган, - диелә хәбәрдә.
--- |
Иң күп укылган
|