25.01.2020 Шоу-бизнес
Фирдүс Тямаев балаларын югалткан дусларына багышлап җыр язган: үзәк өзгеч җыр!
Фирдүс Тямаев башкаруындагы “Хуш, балам!” җырын ишеткәч, бәлки кайберәүләр, бу җырны җырларга түгел, тыңларга да куркыныч, дияр. Үзәк өзгеч, фаҗигаи бу җырны автор башкаручы балаларын гүргә салган дусларының гаиләләренә багышлап иҗат иткән. Җырның текстын Г.Садретдинова язган, көе Фирдүс Тямаевныкы.
“Иң кадерле дусларым Фаяз абый, Раус абый гаиләләренә багышлана. Бу кайгы беркемгә дә килмәсен. Балаларыбыз исән-имин булсын, үз ризыклары, бәхете, малы белән тусыннар, бәрәкәтле, изге, мәрхәмәтле, тәрбияле булсыннар. Амин! Кемнәр бу кайгыны кичергән барыгызга да сабырлык, йөрәгегезгә дәва телим. Ачуланмагыз! Мондый жырлар язганга, язмышлар төрле, ә кайгылар бер булырга мөмкин”, - дип язган Фирдүс Тямаев әлеге җыр турында.
Яңа җырны тамашачылар яңа концерт программасында ишетә алачак. 26 январьдә Баулыда яңа программаның беренче концерты куелачак.
“Аллага шөкер. 7нче сезонны, ниһаять, тәмамладык. 7нче сезон – 230 концерт һәм 160 мең чакрым узган юл. Ниһаять, бер ел буе кигән костюмнарымны салып атам. Тамашачыларның җиңел кулы белән яңа сезонны башлыйбыз. Яңа сезон - яңа җырлар яңа костюмнар, яңа хисләр. Бу сезон бик уңышлы булды. Минем кадерле тамашачыларыма, гаиләмә, туганнарыма, якыннарыма, дусларыма, дошманнарыма һәрберсенә – Аллаһның рәхмәте яусын!” – ди Фирдүс Тямаев тамашачыларга мөрәҗәгатендә.
Посмотреть эту публикацию в Instagram
“Иң кадерле дусларым Фаяз абый, Раус абый гаиләләренә багышлана. Бу кайгы беркемгә дә килмәсен. Балаларыбыз исән-имин булсын, үз ризыклары, бәхете, малы белән тусыннар, бәрәкәтле, изге, мәрхәмәтле, тәрбияле булсыннар. Амин! Кемнәр бу кайгыны кичергән барыгызга да сабырлык, йөрәгегезгә дәва телим. Ачуланмагыз! Мондый жырлар язганга, язмышлар төрле, ә кайгылар бер булырга мөмкин. #тямаевфирдус #фирдустямаев #тямаев #безнентямай
Публикация от Фирдус Тямаев (@firdustyamaev_official) 22 Янв 2020 в 12:31 PST