|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.01.2020 Киңәш-табыш
“Ханский дом”: әзер проект белән йорт салу отышлырак"Йорт төзетү өчен әзер проект сайласагыз, булачак йортыгызның бәясе шактый түбән булачак, хәтта бераз үзгәрешләр кертергә туры килсә дә”, - ди “Ханский дом” җитәкчесе Ильяс Гыймадов. Индивидуаль проект ясаткан очракта, әлбәттә, йорт бәясе арта. Кайбер клиентлар “Ханский дом”ның төзелеш процессындагы йортларына бронь алып вакыт ягыннан да оталар. Күп кенә клиентлар экскурсиядә булганнан соң, төзелеп килүче йортларны күреп, шундый фикергә киләләр, ди төзелеш компаниясе вәкилләре. ⠀
Йорт төзү дәверендә “Ханский дом” клиентларның бөтен төрле сорауларына җавап биреп, төзелешнең бөтен мәсьәләләре буенча булачак хуҗалар белән киңәшләшеп, аларның фикере белән исәпләшеп эшли.
Йортны хуҗаларга тапшыру тантанасын исә чын бәйрәмгә әйләндерәләр. Чәчәк бәйләмнәре, күчтәнәч-бүләкләр тапшырып, йортның ачкычларын тапшыру вакыйгасын матур истәлекләр белән баеталар.
Гадәттә, йорт төзеткән хуҗалар койма, мунча төзетү эшләрен дә, йортның эчендә ремонт эшләрен дә “Ханский дом”га ышанып тапшыралар. Чөнки бер сыналган дуслар, алга таба да ышанычлы.
“Ханский дом” йортларына экскурсия түләүсез, бары тик директка язып, алдан заявка бирергә генә кирәк.
⠀
--- |
Иң күп укылган
|