|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.01.2020 Фаҗига
Татарстанда 57 яшьлек ир-ат өй янындагы коега төшеп һәлак булганТатарстанда 57 яшьлек ир-ат өй янындагы коега төшеп үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә иртәнге унберләр тирәсендә 112 бердәм номерына Олы Шилнә торак пунктының Көнчыгыш урамында 57 яшьлек ир-атның өй янындагы 3 метр тирәнлектәге коега егылып төшүе хакында хәбәр килгән. Шалтыратып хәбәр итүче ир-атның аңын югалтуын әйткән.
Чакыру буенча килгән коткаручылар альпинист кирәк-яраклары ярдәмендә ир-атның мәетен өскә чыгарган һәм полицейскийларга тапшырган.
--- |
Иң күп укылган
|