поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.01.2020 Җәмгыять

Юл һәлакәтенә очрап вафат булган хәзрәт турында авылдашлары: «Андыйлар сирәк була»

Кичә кич юл һәлакәтендә вакытсыз гомере өзелгән Теләче районы Шәдке авылы имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Шәйхиевны бүген җирләделәр. Авылдашлары, имамыбыз, бик яхшы кеше иде, аның кебекләр бик әз, авыл өчен янып йөрде, дип искә ала.

Фәрит хәзрәткә 41 яшь булган. Үзенең туган авылында унбиш ел имам булып торган. Хатыны белән өч бала тәрбияләп үстрегәннәр. Олы баласы алтынчы, уртанчысы өченче сыйныфта укый, кечкенәсенә алты гына яшь. Хатыны мәктәптә укытучы булып эшли. Алар белән Фәрит хәзрәтнең әнисе дә яшәгән. Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәлахиев, Шәйхиевлар бик тәртипле, матур гаилә, ди. Без шалтыратканда хәзрәтне җирләп кайтышы иде.
 
– Җеназага халык бик күп килде, күрше авыллар, районнардан да килгәннәр. Халык урамга да сыймады. Аны яраталар, хөрмәт итәләр иде, – ди ул.
 
Хәзрәтнең бик тырыш, җаваплы кеше булуын әйтеп, үләсе көнне район үзәгенә барып, мәчетнең ут, су-газы өчен түләп кайтуларын, эшен тәмамлап китеп баруын да әйтте.
 
Авыл башлыгы Фәрит Кадыйров вафат булган имамның авыл өчен тырышып йөрүен, дини бәйрәмнәрне, ифтар ашларын зурлап үткәрүдә, зиратларны тәртипкә китерүдә башлап йөрүен, авыл халкын берләштерүдә, динне таратуда күп өлеш кертүен, намуслы, ихлас кеше булуын билгеләп үтте.
 
– Районда иң беренче булып мәчетнең документларын төзеп рәсмиләштерде. Бу эшкә бик җаваплы карый иде. Үз фикере бар иде, сүзен турыдан үтемле итеп әйтә белде. Халык аны хөрмәт итте. Хәзрәтебезне үзебездә генә түгел, күрше авылларда да бик мактыйлар иде, аны никахларга, мәҗлесләргә яратып чакыралар иде, – диде ул.
Авылдашы Фирдания Мәүлиева хәзрәтнең оста куллы булуын искә алды.
 
– Мәчеткә балалар өчен укыту бүлмәсе ясатты, верандасын корып куйдылар. Үзенең кулыннан да эш килә торган иде. Калайдан бизәкле тәрәзә йөзлекләре ясый иде, – дип сөйләде ул.
 
Теләче мөхтәсибәте Фәрит хәзрәт гаиләсенә ярдәм йөзеннән акча җыюны оештырды. Акчаларны түбәндәге реквизитлар буенча күчерергә мөмкин:
 
Сбербанк 4276862018706434
Ак Барс банк 5209859355440477
 
Насибуллин Алмаз Рамилевич

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 21.01.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»