|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.01.2020 Медицина
Ана һәм аның карынындагы тумаган сабыйның гомерен саклап калган табиблар бүләкләнә“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, эченә пычак белән тирән җәрәхәт ясалган йөкле хатын-кызны һәм аның баласын коткарган табиблар командасын Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүләклә турында карар чыгарды. Бүләкләү тантанасы республика Хөкүмәтендә алдагы “Сәламәтлек сәгате”нең берсендә үтәчәк. 10 гыйнварда Уфаның 3нче бала тудыру йортына 34нче атналык авыры булган һәм җәрәхәтләнгән хатын-кызның китерелүе хәбәр ителгән иде.
Пычак хатын-кызның эчке органнарына, баланың кулбашына кадәр үтеп кергән. Уфа табиблары, анага һәм балага барлык ярдәмне күрсәтеп, икесенең дә гомерен саклап калуга ирешә, дип яза Кызыл таң.
Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин 3нче бала тудыру йортының белгечләренә – анестезиолог-реаниматологлар Евгений Кукушкин белән Владислав Романовка, акушер-гинекологлар Лиана һәм Альберт Савиннарга, 8нче шәһәр дәваханәсе хирургы Алексей Широбоковка башкарган эшләре өчен рәхмәт белдергән иде.
- Табиблар командасының бердәм, җайга салынган эше нәтиҗәле булды. Баланың һәм ананың хәле әле тотрыклы, әйбәт. Малай әйбәт үсә. Әнисенең үзен бәхетле тоюына шигем юк. Барысы да әйбәт. Әле алар дәваханәдә, -- дип белдергән Максим Забелин “Башинформ” хәбәрчесенә.
Фото: социаль челтәрләрдән.
--- |
Иң күп укылган
|