поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.01.2020 Могҗиза

"Тораташтай катып калдым: өйгә мәрхүм әтием белән әнием кайтып керде"

Йортларга газ кергәннән бирле җәннәттә яшибез кебек диләр михнәтне күп күргән өлкәннәр. Дөрестән дә, күмер яки утын әзерлисе-ягасы юк, нибары кранны борып, шырпы гына сызасы бит. Әмма сак эш итмәсәң, зәңгәр ягулык хәтәр көчкә әйләнергә мөмкин.

Быел мин үзем газ җайланмалары көйсезләнүдән интектем. Газ казанының кайбер детальләрен һәм төтен чыгу торбасын алыштырырга туры килде. Безнең участок өчен җаваплы хезмәткәр, кибеттән алган торбаны кирәгенчә кисеп, аерым буыннарын ялгап, урнаштырып китте. Әмма тоташкан җирләреннән газ исе чыкканлыктан, кабат чакыртырга туры килде үзен. Бу юлы ул әлеге урыннарны фольгалы скотч белән урады. Инде барысы да тәртиптә дип шатлануым гына озакка бармады: газны кабызгач, өй эченә янә агулы ис тулды. Аерым котельный да юк ичмасам, ишеген ябып кына куяр идем.
 
Ярый әле көз җылы килде: газны аз гына яндырып алам да, ишекне, форточканы ачып, өйне җилләтәм. Төнгә бөтенләй яндырмыйм: агуланып харап булырмын яисә шартлар дип куркам. Район газ оешмасыннан авария хезмәтен чакыртмыйча булмас инде, мин әйтәм.
 
Шул көннәрдә гаҗәеп төш күрдем: өйгә мәрхүм әтием белән әнием кайтып керделәр. Кысып кочаклап, хәлләрен сораштым. “И-и, авыр инде миңа, бер торам, бер ятам, газ исе килә бит”, – диде әнием. Шулчак ни күрим: газ торбасы янында бер ир нидер эшләп маташа. Тик үзе идәнгә басмаган, һавада эленеп торган кебек.
 
Ни кызганыч, шул урында төшем өзелде. Шулай да әти-әниемне күрә алуыма бик шатланып уяндым. Еллар үткән саен сирәгрәк керәләр шул төшемә.
 
Иртән, газны кабызып җибәргәннән соң, бакчага чыгып, көзге мәшәкатьләргә чумдым. Аннары, янә өйгә кереп, җилләтергә җыендым. Әмма... газ исе килми бит! Торба янына килеп тә иснәп карадым: юк инде ис! Бермәлгә тораташтай катып калдым. “Теге дөнья”дан әти-әнием ияртеп килгән белгеч рәтләгән була түгелме соң?
 
Шул көннән соң ис бөтенләй юкка чыкты. Мәрхүмнәр барысын да белеп ята дигән сүзләргә шикләнеп карый идем. Хәзер фикерем үзгәрде. Кемнедер моңа ышандыру өчен язмадым, булган хәл белән уртаклашасым гына килде.
 
Исемемне язмыйм.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 16.01.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»