|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.01.2020 Криминал
Гауга чыкты: Миңнеханов Балык Бистәсендәге «Акчарлак» приютында тикшерү үткәрергә куштыТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Балык Бистәсе районында «Акчарлак» приютында тикшерү уздырырга кушты. Анда тәрбияләнүчеләр социаль челтәрләрдә приют хезмәткәре бәйләнүгә зарланган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «Татарстан Республикасы Президентына «Акчарлак» приютында тәрбияләнүчеләргә карата мәгълүмат пәйда булуы турында хәбәр ителгән. Рөстәм Миңнеханов Премьер-министр Алексей Песошинга тикшерү оештырырга һәм аның нәтиҗәләре турында хәбәр итәргә кушты», — диде Лилия Галимова.
Элегрәк социаль челтәрләрдә приютта тәрбияләнүчеләр хезмәт укытучысы аларга карата гадәти булмаган игътибар күрсәтә, дип сөйләгән видео пәйда булды. Балык Бистәсе районы прокуроры таләбе буенча социаль учреждениегә тикшерү-оператив төркем җибәрелгән инде. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре мәгълүматның дөреслеген тикшерә. Тикшерү хезмәткәрләренең шулай ук видеоролик таратучыларга сораулары бар, монда балигъ булмаганнарның хокуклары бозылырга мөмкин, дип яза Татар-информ.
«Акчарлак» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют 2003 елда ачылган. Анда авыр тормыш хәлендә калган 3 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларны һәм яшүсмерләр тернәкләнү уза. Приют 25 урынга исәпләнгән.
--- |
Иң күп укылган
|