поиск новостей
Көн мәзәге
  • Ял көнне бииик озак итеп йоклау – акча экономияләүнең иң яхшы ысулы!

Бүген кемнәр туган
  • 07 Июнь
  • Әхсән Фәтхетдинов (1939-2012) - рәссам
  • Мөнирә Мазунова-Хәбибуллина (1949-2024) - пианист
  • Артур Фәләхов - журналист
  • Инсаф Мәрданов - җырчы
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
Архив
 
15.01.2020 Мәдәният

“Сүнгән йолдызлар” – 30 елдан соң кабат Камал театры сәхнәсендә (ВИДЕОКӨНДӘЛЕК)

Камал театрында Кәрим Тинчурин пьесасы буенча "Сүнгән йолдызлар" премьерасының репетицияләре бара. Спектакльнең премьерасы - 14, 15 һәм 16нчы февральдә.

Спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев, рәссамы - Сергей Скоморохов, пластика буенча режиссеры - Ольга Даукаева.
Спектакльдә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Алсу Гайнуллина, Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллина, Татарстанның атказанган артисты Алмаз Сабирҗанов, шулай ук, Эльвир Сәлимов, Алинә Мөдәрисова, Айгөл Абашева, Раил Шәмсуаров, Алмаз Борһанов һәм Мәдәният институты студентлары катнаша.
 
Төп геройларның берсе Надир Мәхдүмне уйнаучы актёр Алмаз Сабирҗанов: “Әлбәттә, шәхсән миңа бик зур бәхет елмайды. Төп герой, бик катлаулы персонажны уйныйм. Бик дулкынландыргыч, каушата. Миңа калса, бу әсәр уңышлы һәм нәтиҗәле булачак”, - ди.
 
Камал театры матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 1970 елларда Сәлимҗанов куелышындагы "Сүнгән йолдызлар" спектакле бик зур уңыш белән барды. Пьесаның мистикага нигезләнгән һәм имчелек белән көчәйтелгән антимилитар пафосы бүгенге көндә бигрәк тә актуаль яңгырый. Этнографик детальләргә, поэтик бизәкләргә бай әсәр режиссерның иң кыю визуаль идеяләрен тормышка ашырырга ярдәм итәр, ә труппага классик кануннарның мәгънәсенә төшенергә мөмкинлекләр тудырыр дип көтелә.
 
Пьеса антагонист-геройлар булмавы белән үзенчәлекле. Сәрвәр белән Исмәгыйльгә каршы торучы көч Надир Мәхдүм түгел, хәтта имче карчык та түгел, ә наданлык, үлемгә илтүче милитаризм, тәкъдир - болар барысы да "Сүнгән йолдызлар" әсәрен антик трагедиягә якынайта. Сюжетның мелодрама жанрында булуы, тамашачының кызыксынуын тагын да арттыра. Әлбәтта, сюжетның беренче планы артында режиссер геройлар арасында башка төрле мөнәсәбәтләр корачак һәм танылган әсәрнең яңа мәгънәләрен ачачак.
 
 
 
 
 
 
Посмотреть эту публикацию в Instagram
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Камал театрында Кәрим Тинчурин пьесасы буенча "Сүнгән йолдызлар" премьерасының репетицияләре бара. Режиссер - Фәрит Бикчәнтәев, рәссам - Сергей Скоморохов, пластика буенча режиссер - Ольга Даукаева. 1970 елларда Сәлимҗанов куелышындагы "Сүнгән йолдызлар" спектакле бик зур уңыш барды. Пьесаның мистикага нигезләнгән һәм имчелек белән көчәйтелгән антимилитар пафосы бүгенге көндә бигрәк тә актуаль яңгырый. Этнографик детальләргә, поэтик бизәкләргә бай әсәр режиссерның иң кыю визуаль идеяләрен тормышка ашырырга ярдәм итәр, ә труппага классик кануннарның мәгънәсенә төшенергә мөмкинлекләр тудырыр дип ышанабыз. Пьеса антагонист-геройлар булмавы белән үзенчәлекле. Сәрвәр белән Исмәгыйльгә каршы торучы көч Надир Мәхдүм түгел, хәтта имче карчык та түгел, ә наданлык, үлемгә илтүче милитаризм, тәкъдир - болар барысы да "Сүнгән йолдызлар" әсәрен антик трагедиягә якынайта. Сюжетның мелодрама жанрында булуы, тамашачының кызыксынуын тагын да арттыра. Әлбәтта, сюжетның беренче планы артында режиссер геройлар арасында башка төрле мөнәсәбәтләр корачак һәм танылган әсәрнең яңа мәгънәләрен ачачак. СПЕКТАКЛЬНЕҢ ПРЕМЬЕРАСЫ 14, 15 һәм 16 ФЕВРАЛЬДӘ.

Публикация от Галиәсгар Камал театры (@kamalteatr) 13 Янв 2020 в 6:15 PST

---
Камал театры
№ --- | 15.01.2020
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы