|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.01.2020 Мәдәният
Кариев театрында яңа елның беренче премьерасын Бурят театры режиссеры сәхнәләштерә
Кариев театры тамашачыларга 31 гыйнварда яңа 2020 елның беренче премьерасы — «Хикмәт әкиятләре» спектаклен тәкъдим итә. Сойжин Жамбалова Бурят халкына күп спектакльләр авторы, спектакльләргә көй язучы композитор буларак яхшы таныш. “Хикмәт әкиятләре” аша Казан тамашачысы да режиссер Сойжин Жамбалова белән танышу мөмкинлегенә ия булды. Спектакльнең композиторы – Дахалэ Жамбалов, рәссамнар – Геннадий һәм Надежда Скомороховлар, хореограф – Мария Сиукаева.
«Хикмәт әкиятләре» спектакле нигезендә XX гасырның күренекле төрек язучысы Назыйм Хикмәт әсәрләре – «Сукыр падишаһ» һәм «Гашыйк болыт». Театр режиссерлары бу әсәрләргә еш мөрәҗәгать итми, соңгы тапкыр “Сукыр падишаһ” 1970 елларда гына сәхнәләштерелә.
“Яшәгән ди бер падишаһ, аның өч улы булган. Падишаһ гомере буе сугышкан, күп җирләрне яулап алган һәм сукырайган, ә уллары аның авыруына дәва эзләп чыгып киткәннәр...” – спектакльнең беренче өлешенә салынган тарих әнә шулай башлана.
«Гашыйк болыт» әкияте – спектакльнең икенче өлеше. Ул гүзәл кыз Айшәнең беркайчан да явызлык күрмәгән, тынычлык, тугрылык һәм һәм матурлык гөлбакчасы турында. Кыз һәм аңа гашыйк болыт, шулай ук аларның дуслары аны кадерләп саклыйлар.
Сойжин Жамбалова:
--- |
Иң күп укылган
|