|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.01.2020 Яңа китаплар
Татарча "сөйләшә" торган китап дөнья күрдеКитап яратучы иң нәни дусларына Татарстан китап нәшрияты зур күчтәнәч әзерләде. “Туп, туп, тубыбыз” дип аталган саф татар телендә "сөйли" торган китап дөнья күрде. Китапта Роберт Миңнуллин, Әминә Бикчәнтәева, Равил Фәйзуллин, Нәкый Исәнбәт, Фатих Кәрим һәм башка язучыларның балалар өчен язылган кыска шигырьләре урын алган. Аларны сәнгатьле итеп һәм балаларга кызыклы итеп “алтын тавыш” иясе, Татарстанның халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Луара Шакирҗанова укый.
“Туп, туп, тубыбыз” китабы - сатуда. Аны tatkniga.ru сайты аша, интернет кибеттән заказ итеп тә, Татарстан китап нәшрияты кибетләреннән дә сатып алырга мөмкин. Бәясе 300 сум. Татар телен өйрәнүдә зур ярдәмче булырдай китап балалар өчен дә, әти-әниләр өчен дә бик матур бүләк булачак!
--- |
Иң күп укылган
|