|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.01.2020 Шоу-бизнес
Лилия Муллагалиева: “Балконга чыгып кычкырып елый идек”Лилия Муллагалиева Актаныш районы Зөбәер авылында туып-үскән. Әтисе Әбугали аны үз урынына баш бухгалтер итеп калдырырга хыялланган. Әмма язмыштан узмыш юк: булачак җырчы финанс институтына керәм дип йөргәндә “Сандугач керде күңелгә” конкурсында катнаша. Конкурсның шарты буенча беренче урынны алган кеше Мәдәният институтына имтихансыз укырга керә. Тәкъдир кыз баланы институтка кертә... Бүгенге көндә Лилия шәхси эшмәкәр: ИП Муллагалиеваны җитәкли. Үзе бухгалтер, баланс, салымнарны да үзе эшли. Программа, хатлар аның аркылы үтә. Бик күп артистлар аның аша эшли. Шулай итеп, тормыш бухгалтер булырга да өйрәтә аны.
– Лилия, Зинфира үз әниеңме?
– Әйе.
– Әтиең беренче хатыныннан ник аерылган?
– Төпченеп сораганым юк. Әтинең беренче гаиләсеннән улы бар – Фоат абый. Аның белән аралашабыз. Безнең Зөбәер кешеләре бит инде алар. Әни гомере буе почтада эшләде. Әтинең беренче хатыны Хидия апа – кибеттә директор. Алар бергә обед ашап, бергә йөрештеләр.
– Көнләшү булмадымы?
– Юк, юк! Әти белән Хидия апаны язмыш аерган, чиләгенә күрә капкачы.
– Нәрсәгә икәне билгесезме?
– Яши алмаганнардыр инде. Хидия апа тагын кияүгә чыгып, ул ире белән озак яшәделәр. Ул абый хәзер мәрхүм. Сөбханалла, күп балалар үстерделәр. Үзенең насыйбын барыбер тапты дип әйтәсем килә.
– Ир белән хатын мөнәсәбәте ничек булырга тиешлеген күреп үстегезме?
– Безнең гаиләдә әти һәрвакыт беренче урында торды. Ул: “Эш, эш, эш, тормыш – көрәш!” – дип кабатлый иде. Эшләп үскән бала гына тормышта нык тора, авырлыкларга бирешми. Малларны күп үстердек. 14-15 олы терлектән соң 50 баш сарыгыбыз бар иде. Җырлый-җырлый 40ар чиләк чөгендер турый идем. Өчәр сәгать буе. Мин аны теләп тураганмы әллә?! Телисеңме, теләмисеңме – ияләнәсең, аннары ул бер шөгыльгә әйләнә. Аннары аны көн саен көтеп ала башлыйсың. Балаларыбызны да эш белән үстерәсе килә. Үз йортыбыз белән торгач, олы улыбыз Данилдан кар көрәттерәбез. Машина юу, өй кырыйларын чиста итеп тоту, бакчаны казу, тырмалау кебек эшләрне башкарырга тиеш ул. Кызымны камыр ризыклары, ашлар пешерергә өйрәтәм.
– Авылдан китеп, Казанда яшәү авыр булмадымы?
– Беренче елларда авылны сагынып нык тилмердем. Күрше авыл кызы Лилия белән фатирда яшәдек. Аның белән балконга чыга идек тә: “Әнекәем!” – дип кычкырып елый идек.
– Диета тотасыңмы?
– Сәхнә ябыкларны ярата. Артык килоларны алып ташларга кирәк. Мин аның өстендә эшлим. Бөтен кешегә дә зифа булу бирелми, ашау чире белән күп кеше интегә.
– Нәселдән киләме?
– Әти дәү гәүдәле, әни һәрвакыт җыйнак булды. Апалар рәхәтләнеп ашый, исләре дә китми. Мин алар кебек ашасам, күптән ишеккә сыймаган булыр идем.
– Ничә кило син?
– 71.
– Күпмегә төшәргә тиешсең?
– 65ләргә. Диетолог көн саен меню җибәрә: бу атнада суган ашы, яшелчәләр ашап торам, коктейль эчәм, витаминнар кулланам. Күп су эчәргә кирәк. Эшләмәслек түгел, кешенең үзеннән тора.
– Гел пешерәсең, утырып бер ашыйсың килмиме?
– Төрле вакытлар була, пешергән ризыкларымны ашыйм дип әйтерлек. Ашыйм икән – тазарам.
– Ирең ризыкларыңны яратып ашыймы соң?
– Илсур бөтен нәрсәне дә яратып ашый. Бар ич шундый ирләр – нәрсә пешерсәң дә исләре китми.
– Син бит Арча районы, Иске Ашыт килене, каенана белән проблемалар булдымы?
– Юк. Каенанам да, каенатам да мәрхүмнәр инде.
– Илсур белән ничек таныштыгыз?
– Чаллыда, апамның туган көнендә. Ул аның күршесе иде. Киләсе елда бергә тора башлавыбызга, Алла боерса, 20 ел була. Ун ел никах белән яшәдек.
– Сездә кем акча эшли?
– Гаиләнең бюджетын ирем эшли. Мин инвестициядә утырам. Юк-барга аннан акча алмаска, сорамаска тырышам. Үземнекен үземә җиткерәм.
– Кредитларың бармы?
– Бар. Вак-төяк. 51 көнгә кредит карточкасы алам. Бик уңайлы, ләкин аны вакытында түләргә кирәк. Вакытында түләмәсәң, процент алына.
– Спонсорларың бармы?
– Алай бик юк. Банкет, концертларга чакыралар. Банкетта: “Суммагыз күпме?” – диләр. “Сез әйтегез, аннары без әйтербез”, – дим. Ниндидер суммалар сорарга кыенсынам.
– Тукай премиясен аласың киләме?
– Юк инде... Дөрес, бүген исем артыннан йөрмәсәң, берсен дә ала алмыйсың. Бәләкәй грамотаны да бирмиләр. Әмма ул исемнәргә башта лаек булырга тиешсең әле.
– Әйбәт картлык килсен өчен нишләргә?
– Үзең тапкан мал-мөлкәтнең рәхәтен күрергә насыйп булсын. “Картлык көнемдә өч-дүрт фатирым булып, шуларга кеше кертеп, шул акчага яшәсәм иде”, – диючеләр дә бар. Әмма әллә нинди байлыгың булып та күңелең тыныч түгел икән, көнең – көн, төнең төн булмый. Һәр туган көнгә шатланып яшәргә язсын.
– Амин! Көн дәвамында борчыласыңмы?
– Борчылып, уйланып утырырга вакытым юк, көнем балалар белән үтеп китә. Кайбер кеше вакытын кая куярга белми. Ә минем телевизор карарга да вакытым юк.
– Ничек йоклыйсың?
– Тиз йокыга китәм. Көндез ятып торганым юк. Рульдә барганда йокым килсә, ун минутка туктап, йоклап алам.
***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 29 март 2018 № 12
--- |
Иң күп укылган
|