поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.01.2020 Ана теле

"Моны белү нигә кирәк? Үзегез дә бер эксперимент үткәреп карагыз әле"

Хәер, сөйләмиятнең үз берәмлекләре белән эш итәргә, аларны тел фәне берәмлекләре белән бутамаска күнегеп киләбез инде. Кыскача гына кабатлап алыйк. Сөйләмнең төп берәмлеге хәбәрләмә дидек, ул фраземалардан тора (җөмләләрдән түгел), алары лексемалардан тора (сүзләрдән түгел). Фикер бит мәгънәви берәмлекләрдән оеша. Алар төшенчә дип атала. Төшенчәне белдерү өчен тәгаенләнгән тел берәмлеге сүз дип һәм сүзтезмә дип (әйтмә сөйләмдә сүз һәм синтагма дип) атала.

Ә менә төшенчәнең сөйләм берәмлеге буларак атамасы – ул лексема. Галимнәр исәпләвенчә, кешенең оператив хәтере сөйләм оештырганда 7–9 лексемадан торган (сүздән түгел) фразема белән эш итә икән.

   
Тел берәмлегенә күчергәндә лексеманың, ягъни белдерү берәмлегенең аваз да, иҗек, сүз дә, сүзтезмә дә булуы ихтимал. Әйткәнебезчә, сүрәт белән катнаш сүз, тавыш, ым, ишарә белән катнаш сүз һәм тезмәләр дә булуы бар. Мәсәлән, тел гыйлеме өчен Казан, шәһәр, унөч, урта, мәктәп, укытучы, Галиев, Фатыйх – болар мөстәкыйль берәмлек – сүзләр. Ә менә сөйләмият фәнендә, конкрет бер хәбәрләмә эчендә болар – аерым-аерым берни  түгел, шулардан җыелган Казан шәһәренең унөченче урта мәктәбе укытучысы Галиев Фатыйх бу бер лексема, ягъни хәбәрләмә оештыру өчен сайлап алынган күп төшенчәләрнең берсенең формасы. Тагын бер мисал: Аяз яр буендагы бер ауган агачка килеп утырды. Утырды да аркасындагы капчыгын салды. Бу ике фраземадан торган хәбәрләмә. Беренче фраземадагы килеп утырды белән икенче фраземадагы утырды тел фәнендә икесе ике төрле берәмлек (сүз һәм сүзтезмә), ә сөйләмияттә алар бер берәмлек – лексема. Бу очракта тел галиме М.Зәкиевнең “татар сөйләме сүзләргә түгел, бәлки синтагмаларга гына бүленә”, диюе һәм бу берәмлек турында тел фәнендә шактый мәгълүмәт туплануы игътибарга лаек. Бу очраклы хәл түгел – синтагма тел категориясеннән бигрәк сөйләм категориясенә – лексемага якынрак, ягъни ул әйткәндә тын алуга, мәгънә бөтенлеген тын-интонация ярдәмендә саклау-белдерүенә, аннары, хәтергә сеңдерүгә бәйле берәмлек.
   
Синтагма лексема эчендә мөстәкыйльлеген саклавы белән дә үзенчәлекле. Мисал: Киров районы сәнгать көчләре чыгышы булды фраземасында Киров районы сәнгать көчләре лексемасы ике синтагмадан оешып, аның Киров районы дигәне мөстәкыйль бер ныгыган берәмлек булып күзаллана.
   
Искәртик әле, гомумән дә сөйләмебезне без еш очракта аерым-аерым сүзләрдән түгел, ә бөтен бер тезмәләрдән, стандартлашкан, ныгыган тәгъбир, гыйбарәләрдән оештырабыз. Бу – закончалыклы күренеш. Ул әйтмә сөйләмгә дә, язма сөйләмгә дә хас. Иҗтимагый–сәяси сөйләм, фәнни, рәсми, эш кәгазләре сөйләмнәре ныгыган, стандарт берәмлекләргә аеруча еш мөрәҗәгать итә. Газет сөйләме турында урыс теле галимнәре дә: “биредә фикерләү берәмлеге булып сүзләр түгел, бәлки бөтен бер лексик-тематик разрядлар хезмәт итә”, дигән нәтиҗәгә килгән; татар газет сөйләмендә дә шул ук хәл. Безнең анализ күрсәткәнчә, газет сөйләменең хәбәри жанрлары хәбәрләмәләрендә лексемалар кагыйдә буларак, уртача 4–5 сүздән тора – без аларны ныгыган газетизмнар дип атадык, сөйләм берәмлеге буларак алар газетизм – фраземалар, газетизм – лексемалар дип атала.  Мәсәлән: ачык чагылыш, актив эшчәнлек, хезмәт җитештерүчәнлеге, даими игътибарга лаек, оешканлык күрсәтү, борчылу тудыру, рәхмәт белдерү һ.б.
   
Сүз нәрсә дә, лексема нәрсә? дигән сорауны төгәлрәк ачыклау өчен үзегез дә бер эксперимент үткәреп карагыз әле: газет текстында аеруча еш очрый торган газетизм-фраземаларны күчереп алыгыз да алардагы менә бу сүзләргә игътибар итегез: буын, бурыч, имтихан, калкан, колач, намус, токым, ут, фронт, җимеш, җигелү, һөҗүм һ.б. Аңлатмалы сүзлектән укып, бу сүзләрнең төп мәгънәсен исегезгә төшерегез. Мисалга: буын – тәндә сөякләр тоташкан урын, яисә фронт – хәрби подразделениеләрнең урнашу хәле, яисә бурыч– түләп кайтару шарты белән бирелә-алына торган хак. Ә газет текстында исә: безнең алда җитди бурыч – яшьләрне хезмәткә тугры итеп тәрбияләү эше тора; Ягъни бу очракта бурыч – киләчәктә башкарыласы эш, хәрәкәт төшенчәсендә. Димәк ки, сүз белән лексеманың үзаллы берәмлекләр булуы бәхәссез.
   
Күренә ки, тел берәмлеге сүз, категория буларак, сөйләм системасында үзенең мөстәкыйльлеген югалта. Бүтән асыл сыйфатларга ия була. Тик без гамәлдә лексема терминын кулланмыйбыз, лексеманы да сүз дип йөртә бирәбез. Бу инде безнең канга сеңгән. Менә бу мәкальләрдә: әйткән сүз – аткан ук, сүз алышу, сүз бирү, сүз боткасы пешерү һәм башкаларда сүз
термины лексема мәгънәсендә йөри дә.
   
Сөйләм оештырганда аларны бутамау, һәркайсын мөстәкыйль берәмлек дип тоемлау – бик мөһим.   
   
Һәрхәлдә лексема категориясен өйрәнү сүз һәм сүзтезмәләрнең генә түгел, аваз, иҗек кебек берәмлекләрнең дә сөйләм оештырудагы күп кенә өстәмә мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә. Төрле категорияләрнең шундый мөмкинлекләрен барлау сөйләмият фәненең  җитди бер эше булырга тиештер.
   
Әйтик, сөйләмгә сүз эзләгәндә, гадәттә, сүзнең сүзлекләрдә теркәлгән төп мәгънәсе белән эш итәбез. Ә анда сүзнең күпчелеге битараф мәгънәдә генә теркәлгән. Һәрхәлдә сүзләрнең күчерелмә, ситуатив мәгънәләренең, икенче төрле әйткәндә, конкрет сөйләмдә кулланыла торган лексемаларның сүзлеге төзелә калса, аның белән бүгенге сүзлек арасында аерма зур булыр иде. Әйтик, төрле мәгънәви төсмерләре шактый тулы барланган баш сүзенең дә (аңлатмалы сүзлектә аның 16 төсмере теркәлгән) сөйләмдә яңадан-яңа вариантлары килеп чыгып тора. Мәсәлән, “әй баш-баш” лексемасын аңгыра, томана мәгънәсендә дә теркәп була.
   
Сүзләрнең структур төзелеше тел фәнендә тулы барланган, әмма семантик-мәгънәви төсмерләре җитәрлек барланмаган әле. Мондый төсмерләрне татар теленең агглютинатив, ягъни ялганмалы тел буларак төп үзенчәлекле чаралары кушымчалар бирә. Кушымчалар ярдәмендә без күп кенә тезмә лексемаларны сөйләм барышында ук бер сүзле лексема итеп үзгәртә алабыз: килеп йөр – килгәлә, ара-тирә килеп йөр – килгәләштер, сирәк булса да килгәләп йөр – килгәләштергәлә.  Шулай итеп сөйләмнең кыскарак, җайлырак, аһәңлерәк булуына ирешәбез.
   
Лексема барлыкка китерүдә сүздән башка актив чараларның икенчесе –ул мәгънә төсмерен ярдәмче фигыльләр белән төрләндерә алу. Татарның барлык фигыльләре дә диярлек ярдәмче фигыль була ала, бу исә төп фигыльгә янә күпме өстәмә мәгънә төсмере бирелә дигән сүз. Кереп кара сүзтезмәсе әлләничә мәгънә төсмеренә ия була ала: кереп, кара; кереп кара-а-а; кереп кара! һ.б. Димәк, һәр сүзтезмә әлләничә лексема була ала. Кызганычка каршы, андый кушма лексемаларны озак еллар сүзлекләргә теркәү хокукы булмаганлыктан (мондый хокукка соңгы вакытта гына ирешелде), аларның бихисап семантик, ягъни сөйләми мөмкинлекләре барланмыйча һәм файдаланылмыйча ятты. Хәлбүки, күп кенә сүзнең хәтта төп мәгънәсе дә сөйләмдә генә, ягъни синтагма рәвешендәге лексемада гына ачыла ала. Бу уңайдан укытучыларга багышланган методик кулланмадан бер тәкъдимгә игътибар итик. Болай диелгән: “Әлифбада да балага аңлашылмый торган сүзләр очрый: шәм, душ, инкубатор, йомран, җитен, гараж һ.б. Мондый сүзләрне аңлату өчен укытучы аларны йә сүзтезмә (шәм кабызу, душта коену) яки җөмлә (Быел районда  җитен чәчтеләр. Машиналар гаражда тора һ.б.) эченә кертеп әйтә”, диелгән.
   
Ә бит моны гади генә итеп ”бу сүзләрне сөйләмдә дип, лексема рәвешендә карарга кирәк”, дип кенә дә аңлатырга мөмкин булгандыр. Чыннан да, сүзнең мәгънә төсмерен төгәл ачар өчен яисә аңа өстәмә мәгънә бирергә ниятләгәндә аны синтагмада дип, ягъни лексема дип, ә лексеманы фраземада, фраземаны исә хәбәрләмәдә дип фараз кылырга кирәк. Шулай иткәндә: беренчедән, тезмәләрне сүзләргә аермыйча, тоташ, бер бөтен итеп укырга күнегербез (алдыңгы сарык караучы, яңа сыер абзары лексемаларында алдыңгы сарык, яңа сыер дип аңлау куркынычы булмас; икенчедән, киресенчә, ныгыган тезмәләрне дә, кем әйтмешли, “ватарга” курыкмабыз. Бервакыт шулай бер язмамда миңа: “Күз алдына тагын Хәбирова килеп басты”, дигән фразема язарга туры килде. Яздым да туктап калдым. Инвалид Хәбирова гел утырып торырга дучар ителгән ханым иде, алга таба мин аны нәкъ менә шушы үзенчәлеген бәян итәргә тиеш идем. Дөресендә, “күз алдына тагын Хәбирова килеп утырган иде”. Тик миңа алай дип язу бик тә сәер иде, чөнки күз алдына килеп басу фразеологизмы безнең аңда мәңге “ватылмаслык” булып катып калган. Күрәсең, мондый калыпларны “вату” өчен киләчәктә безгә сөйләм закончалыкларын, лексема берәмлеге үзенчәлекләрен ныклап үзләштерү ярдәм итәр, дип өметләнергә кирәктер.
   
Инде килеп сүздән башка категорияләрнең лексема була алу мөмкинлеге турында. Гадәттә, тел берәмлекләрен аваздан барлый башлыйлар. Шулай да кеше тавышы белән бәйле берәмлекләр аваз белән генә чикләнми. Мәсәлән, тын, сулыш алу, ирен, тел, теш ярдәмендә килеп чыккан тавышлар берәр мәгънә төсмерен белдерсә, алар да лексема санала ала. Әйтик, әнисе фермадан эштән кайтып утыра да эһ кебегрәк тавыш чыгарып, тирән сулап куя. Кызы ишетерлек өн-тавыш чыга, тик бу әле аваз түгел, шулай да кызы ул мәгънәле өнне, ягъни “көндәгечә арып кайттым, чәйне яңартып җибәрерсең бит”, дигән мәгънәне аңлый, табын әзерли башлый. Димәк, лексема белдерү чараларын авазга кадәрге, шуңа охшаш тын-сулыш чараларыннан башларга кирәк. Без аларны өни-интонация чаралары дип атыйбыз.
   
Инде телнең төп, асыл берәмлекләренең сөйләмдә ничек хәрәкәтләнүен күзәтеп алыйк. Авазлар нинди  үзгәрешкә дучар ителә? Бигрәк тә бала сөйләме аваздан, кушаваздан торган лексемаларга бай була. Кушавазлар инде сөйләмнең киң таралган мөстәкыйль берәмлекләренә – тулы хокуклы лексемаларга әверелә. Канәгатьлекне белдерә торган иң кыска хәбәрләмә ул әйе, эһе, ие лексемасыннан тора.
   
Сөйләмдәге авазларны, кушавазларны өйрәнү тел авазларын өйрәнүдән аерыла. Моны галимнәр дә кисәтә килә. Әйтик, сингармонизм законы тел гыйлемендә искә алынса да аның асылы сөйләмдә генә тулысынча ачыла. Бу закон нигезендә һәр лексема татар сөйләмендә калын һәм нечкә әйтелергә хокуклы. Бу хокук әйтмә сөйләмдә үтәлә алса да язма сөйләмдә аны үтәү кагыйдәләштерелмәгән, бик аз очракта гына аз – әз, ачы – әче, салыну – сәленү кебек вариантлар сүзлекләрдә теркәлгән. Кайбер вариантлары (мачы, кечерткән һ.б.) диалекталь вариант дип теркәлә. Күпчелек сүзлек составы исә бер генә төрдә рәсмиләштерелгән. Бу – киләчәктә ачыклык кертелергә тиешле мәсьәлә. Әгәр дә сөйләм сүзлеге, дөресрәге, лексемалар җыентыгы чыгарылса, авазларның күпме өстәмә мәгънә белдерү мөмкинлеге ачылыр, алар сөйләмнең татарча аһәңлегенә ирешү өчен хезмәткә җигелер иде.
   
Сөйләмият фәнендә лексема буларак иҗек, кушымчаларны өйрәнүгә дә махсус язма биргән идек инде. Төп тезисларны гына искә төшерик. Морфема сөйләм берәмлеге буларак сүзләрне бүлеп-бүлеп  өйрәнүдә дә, сөйләү барышында тын бүленешен көйләүдә дә хәлиткеч урын тота, җырда, көйләп сөйләүдә дә мәгънәви бүленеш иҗекләргә туры килә. Кыскасы, иҗек ул акустик сигнал хәленнән мәгънәле төшенчәләргә – морфемага күчә торган, ягъни бөтен бер мәгънәле өлеш тәшкил итә торган беренчел күзәнәк санала. Авазлар белән бергә, әлбәттә.  Без аларга тел берәмлеге буларак җентекле тукталган идек инде. Хәзер исә аларны морфема дип атап, ягьни структур өлеш дип түгел, ә мәгънәви берәмлек дип  өйрәнүне искәртәбез, чөнки, әйткәнебезчә, мәгънәви берәмлек  сөйләм фәне өчен аеруча әһәмиятле.
   
В.Хангилдин болай ди: “Кушымчалар... тамырда белдерелгән мәгънәне тулысынча йә өлешчә үзгәртеп, аның төп мәгънә эчтәлеген төрләндерергә хезмәт итәләр, яки, сүзнең нигезендәге мәгънәсен үзгәртмәстән, аның нинди дә булса бүтән мәгънә төрлелекләре өстәп кую белән чикләнәләр”  (135 б.). Үзебездән өстик: төсмер ул инде мөстәкыйль төшенчә дигән сүз: күз –күзлек, баш – башлык (җитәкче һәм баш киеме мәгънәләрендә). Шул ук галим янә болай ди: Хәзерге татар телендәге сүзләр составында мәгънә һәм аваз төзелешләре белән ачык аерымлана торган һәм яңа сүзләр яки бер сүзнең бүтән формаларын ясауда актив катнаша торган кушымчалар байтак (кошчылык, укытучы һ.б.).
   
Кызганыч, тулаем морфемаларның, аерым алганда кушымчаларның, лексема буларак мөмкинлекләре аз өйрәнелгән.Тик тел фәне билгеләгән нигезләмәләрдә дә сөйләм максатларында куллануга җәлеп ителү күнекмәләре бирелми. Мәсәлән, бер газетта бер үк темага ике хат басылган. Берсендә эчүчелек диелгән, икенчесендә – эчкечелек. Бер үк сүз кебек. Ә аерма зу-у-ур. Аны иҗек – морфема хәл иткән.
   
Телебезнең бу мөмкинлек, хәзинәсен нечкә тоемлап иҗат итүче әдип, журналистларыбыз нык ота, әлбәттә. Менә М.Мәһдиев әсәрләреннән берничә генә мисал: чынысы, ыңгыраштырып, түңгәреп, үпкәчән, кабатланам һ.б.
   
Бу инде шәфкатьне шәфкатьлелек, игътибарны игътибарлылык дип, кальцийлыны кальцийлаштырылган, акча бирүне финанслаштыру дип, гап-гади сайлауны, каникулны сайлаулар, каникуллар дип боргалану, иҗекнең-морфеманың кадерен, тәмен җибәрү түгел.
 
Кыскасы, телебезнең һәр берәмлеге-күзәнәгенең  сөйләмдә үзенчә хәрәкәтен күзәтергә күнегәсе иде. Бу хакта сөйләшү-аңлашуны дәвам иттерү ихтыяҗы бар кебек.
                                                             Илдар Низамов,
                                          филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 09.01.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»