|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.12.2019 Җәмгыять
Киләсе елда уңыш елмайсын өчен Яңа ел төнендә ниләр эшләргә?Бәйрәм көнне өйдә яшел төстәге 7 шәм яндырыгыз. Бу төс йортка акча китерәчәк. Бәйрәм якынлашканда, беркемгә дә бурычка акча биреп тормагыз. Үзегез дә алмагыз. Яңа елга әҗәт белән керү яхшыга түгел. Кызыл төстәге кечкенә генә капчыкка берничә тимер акча төреп, аны суыткычка куеп торыгыз һәм 1 гыйнвар көнне ачыгыз. Мондый йола йортка акча китерәчәк. Бәйрәм табынының кырыйларына да тимер акчалар куеп чыгыгыз. Бу да уңышка.
Яңа ел төнендә тавышларга игътибарлы булыгыз әле. Мәсәлән, 12 тулып, сәгать угы кушылганнан соң, иң беренче булып хатын-кыз көлгән тавыш ишетсәгез, елыгыз гайбәтләргә тулы булыр. Яңа елның беренче иртәсе кояшлы булса, ел уңышлардан гына торачак дигән сүз.
--- |
Иң күп укылган
|