|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.12.2019 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда балыкка киткән ир-ат юкка чыккан: эзләү дәвам итәТатарстанда үз машинасында балыкка китеп югалган 63 яшьлек ир-атны эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә 20.00 сәгатьтә 112 бердәм номерына Тукай районының Боерган авылы янында бер ир-атның югалуы хакында хәбәр килгән. Билгеле булганча, Чаллыда яшәүче 63 яшьлек ир-ат 26 декабрь иртәсендә «Шевроле Нива» автомобилендә Чулман елгасына балык тотарга киткән һәм шуннан соң элемтәгә чыкмаган.
6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре «Хивус-6» һава мендәрендәге судносында елга буен җентекләп тикшергәч, ир-атның автомобилен табып алган. Янәшәдә генә елгага илтүче чана эзе дә булган, дип яза агентлык.
Төнгә каршы ир-атны эзләүне туктатканнар. Балыкчыны 27 декабрь иртәсендә янә эзләргә керештеләр.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|